Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Ата-аналар җыелышы 21.03.2023

21 нче март көнне Шекше төп мәктәбендә “Мәктәп укучысының үз-үзен уңай бәяләвен формалаштыру-гаилә тәрбиясенең мөһим өлеше” темасына ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта Саба районының балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Котдусова М.И., Саба районы ЗАГС бүлегенең гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Шафикова Г.И. чыгышлары тыңланды. Шулай ук мәктәптә башкарылган эшләргә анализ ясалды, алда торган бурычлар белән таныштырылды.
-
Нәүрүз бәйрәме 18.03.2023

Элгәре заманнарда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 22 мартта уздырганнар. Аны «Нәүрүз» дип атаганнар. ...
Нәүрүз хакы биш алтын,
Бирсәң ярар ике алтын,
Карама ялтын-йолтын —
Нәүрүз мөбарәк булсын!- дип өйдән өйгә ярмалар, йомырка җыеп, карга боткасы пешергәннәр. Быел да мәктәбебездә шаулап - гөрләп Нәүрүз бәйрәме узды. Укучылар карга боткасы,коймак белән сыйландылар, ярминкәдә сату иттеләр, күңелле уеннар уйнадылар, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. -
Родительский контроль школьного питания 14.03.2023

Школьная комиссия по контролю за организацией и качеством питания учащихся, сегодня провела контрольный осмотр соответствия блюд утвержденному меню, соблюдение гигиеничных требований для работников столовой, педагогов и обучающихся. Приготовление пищи для учащихся производится в соответствии с меню.
-
Тарих фәне буенча семинар 09.03.2023

9 март көнне мәктәбебезгә районның барлык тарих укытучылары тәҗрибә уртаклашырга килде. Югары категорияле тарих фәне укытучысы Галимуллина Чулпан Газинуровна 9 класс укучылары белән “XIX гасырның икенче яртысында фән һәм мәгариф үсеше »дигән темага эчтәлекле дәрес күрсәтте.Дәрестән соң кунакларыбыз Татарстанның атказанган укытучы Гөлсем Әдхәм кызы белән очрашып, шәҗәрә төзергә өйрәнделәр. Өч буынны берләштергән “Бишек җырлары” дигән исем астында үткән чарада, укучылар, укытучылар, әти – әниләр катнаштылар. Кичә гореф – гадәтләрне барлау,киләчәк буынга җиткерүне максат итеп куйды.Килгән укытучылар бик күп яңалык, файдалы мәгълүмат алып киттеләр.
-
8 Март бәйрәме белән котлау 06.03.2023

Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә.
Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!
Бар Җир шары бүген дулкынлана-
Ярсып тибә кайнар йөрәкләр!
Бәйрәмегез белән, хатын-кызлар,
Чынга ашсын барча теләкләр!
Яз Кояшы бүләк итсен Сезгә,
Яхшы кәеф, шатлык-куаныч!
Бәхет белән тулсын гомерегез-
Сезнең шатлык безгә юаныч!
Бәйрәм белән котлап, мәктәбебез егетләре концерт программасы тәкъдим итте. -
Акция "Письмо солдату" 22.02.2023

В нашей школе продолжается акция" Письмо солдату". Учащиеся совместно с отрядом" Юнармия " написали поздравительные открытки, письма солдатам, которые в данный момент отстаивают честҗ нашей Родины.
-
Хоккей ярышы. 22.02.2023

22 нче февраль көнне, Эзмә урта мәктәбе бозында Сугышчы - интернационалистлар һәм Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә багышланган хоккей турнирында мәктәбебезнең хоккей командасы 2 урынга лаек булды.Молодцы, котлыйбыз.
-
21 февраль - Халыкара Туган тел көне 21.02.2023

Бүген республикабызда гына түгел, бөтен татар дөньясында Туган тел көнен билгеләп үтәләр. 21 февраль - Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Билгеле булганча, безнең татар телебез ЮНЕСКО тарафыннан бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. -
Битва хоров 21.02.2023

В рамках патриотического месячника учащиеся всех классов выступили с хором на военную тематику.
-
Бәйрәм белән! 20.02.2023

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Егетләребез хөрмәтенә оештырылган концерт программасында менә шундый теләкләр яңгырады.











