Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Шигырь бәйрәме 27.04.2015

26 апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Һәр елдагыча әлеге көн уңаеннан, быел да мәктәбебездә шигырь бәйрәме гөрләде. Быел шигырь бәйрәме Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып "Һәрвакыт булсын кояш!" дип аталды.
-
"Җиңүгә 70 ел!" 25.04.2015

"Юный дизайнер" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз эше.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 70 төп агач. 25.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Сәрдә авылында яшәүче Газияновлар гаиләсе 5 нче класста укучы кызлары Эльвира белән берлектә 70 төп агач утырттылар.
-
Агач утырту 25.04.2015

Бүген, дәресләрдән соң мәктәбебез укучылары белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәктәп бакчасында карлыган, кара миләш үсентеләре утыртылды
-
Тукай иҗаты рәсемнәрдә 25.04.2015

20 нче апрельдән 27 нче апрельгә кадәр мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланды. 22 апрель көнне татар теле кабинетында укучылар иҗатыннан күргәзмә оештырылды.
Укучылар Г. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар. 8 класс укучылары Ахметшина Зәлия һәм Сафина Айсинә ясаган шагыйрьнең портреты барыбызга да ошады.
-
Тукай иҗаты рәсемнәрдә 25.04.2015

-
«Сәләтле балачак – өметле киләчәк» 24.04.2015

Балалар иҗат үзәгендә традицион XV «Сәләтле балачак – өметле киләчәк» балалар иҗаты фестиваль-конкурсы булып узды."Серле энә" номинациясендә 1-4 нче класслар арасында Халиуллина Сөмбел, Гараева Илсинә - 2 урын, 5-8 класслар арасында Закирова Зәлинә, Исханова Дания - 1урын, 9-11 класслар арасында Зәйнәгыева Зәлинә - 2 урын, ә Мирзегалямов Альмир жюри призына лаек булды. "Рәсем" номинациясендә Мубараков Илнур - 2 урын, 5-8 класслар арасында Ахметшина Зәлия -1 урын, 9-11 класслар арасында Маметова Регина - 3 урынны алдылар. Җитәкчеләре Гарипова Алсу Рәшитовна.
-
“Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!” 23.04.2015

23 нче апрель көнне Г. Тукайның тууына 129 ел булу уңаеннан 5 класс укучылары белән “Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!” дигән темага интеллектуаль уен үткәрелде. “Тукай оныклары” һәм “Тукай дуслары” командалары шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрен сынадылар, иҗат эшләрен якладылар. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Космонавтика декадасы 23.04.2015

класс укучылары
-
Тыл ветераны Гайнанова Асия апа белән очрашу 20.04.2015

Без 4 нче класс укучылары 20 нче апрель көнне тыл ветераны Гайнанова Асия апага кунакка бардык. Асия апаның истәлекләрен зур кызыксыну белән тыңладык. Ул сугыш вакытындагы авырлыкларны, 14 яшьтән трактор артында сукачы булып йөрүен, Шәмәрдәндә вагон бушатуларын,орлык ташуларын сөйләгәндә күз яшьләрен тыеп тора алмады.Ул безгә тыныч көннәрдә генә яшәргә насыйп булсын диеп теләп калды.











