Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Газизова Алиса Фанилевна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
"Рәхәтләнеп шуабыз" 01.02.2016

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
-
"Ял итү урыннарына сәяхәт" 29.01.2016 Бу атнада эшчәнлегебез "Ял һәм җәмәгать урыннарына сәяхәт итү" темасына багышланды. Балаларда кешеләргә ихтирам тәрбияләү максатыннан, кунаклар белән аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттык. Презентация аша Казан шәһәренең бик матур урыннарына "сәяхәт ясадык". Бүген без балалар белән мәдәният йортына сәяхәт ясадык.

-
"Колобок әкияте аша, математика иленә сәяхәт" 22.01.2016 Бүген бакчабызда,мәктәп белән берлектә эш планы буенча,математика һәм рус теленнән мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән ачык шөгыльләр булып үтте. Шөгыльләрдә башлангыч сыйныф укытучысы Гибадуллина Ризәлә Хайдаровна, мәктәбебезнең завучы Мәхмутова Гөлнара Закаровна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зайнагиева Зөлфия Фоатовна һәм әти-әниләр катнашты.

-
"Бакчабызда бүген ачык шөгыль" 22.01.2016 Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән математика шөгыленнән "Колобок әкияте аша математика иленә сәяхәт" темасына Шавалиева Фәридә Басировна , ә рус теленнән "Прогулка по зимнему лесу" темасына Тазиева Ландыш Алимасовна ачык шөгыль күрсәттеләр.

-
"Саф һавада уйныйбыз" 15.01.2016

-
"Яңа ел белән дуслар!" 29.12.2015 Кыш бабай, кыш бабай Безгә бик таныш бабай; Сакал-мыек ап-актан, Килгән безгә ерактан.

-
"Яңа ел белән котлыйбыз!" 29.12.2015

Суык бабай,кил безгә,
Яңа ел бәйрәменә,-
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
-
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 26.12.2015

Зурлар төркемендә дә "Чыршы бәйрәме" бик күңелле узды. Бәйрәмгә балалар төрледән-төрле матур костюмнардан килгәннәр иде. Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Кыш бабай бәйрәм соңында балаларга дип алып килгән бүләкләрен өләште.
-
"Бүген бездә Яңа ел!" 26.12.2015 Бүген бакчабызның зурлар һәм кечкенәләр төркемендә "Чыршы бәйрәме" булып узды. Кечкенәләр төркемендә балалар Кыш бабайны бик гаҗәпләнеп каршы алдылар. Аларга кунак булып "Куян кызы" әкияте дә килгән иде.

-
"Бездә бүген Яңа ел!" 26.12.2015 Җырлый-җырлый әйләнәбез, Чыршы, синең тирәңдә. Кунак булып ак сакаллы Бабаебыз килгәнгә.




