Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 ( 316 ) 317 318 319 320 >>
-
Мини футбол ярышы 20.10.2011

19 октябрь көнне Шәмәрдән лицеенда мини футбол ярышы булды. Монда 6 мәктәп укучылары катнашты: Курсабаш, Явлаштау, Шекше, Эзмә, Иштуган. I урынны Шәмәрдән лицее кызлары һәм малайлар командасы алды. Шекше мәктәбенең кызлар командасы II урын алды. Котлыйбыз! Алдагы сынауда да уңышлар телибез!
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уенының республика этабы 18.10.2011

"Аҗаган" хәрби-спорт уенының республика этабы Казан шәһәрендә булып үтте. Безнең мәктәп укучылары да укытучылары Вәлиуллин Д. М. белән әлеге чарага бик ныклап әзерләнде. Яшь патриотлар төрле турда сынау үттеләр: чын хәрби хезмәттәгечә каршылыклар полосасын үтү, автомат сүтеп-җыю, сорауларга җаваплар бирү һәм башка биремнәрдә актив катнаштылар. Үзләренең көчләрен спортта, зирәклектә, стройда басып тору, стройда йөрү, төз ату буенча сынадылар. Галямутдинова Язилә медицина буенча II урын, разведчик Васильев Динар II урын, төз атучы Сәйфетдинов Аскар III урын, “Азбука морзе” турында Биктимиров Рамил II урын алдылар. Уналты район арасында лицей командасы алтынчы урынга лаек булдылар.
-
Осенний бал для учащихся 5-х классов 18.10.2011

18 сентябрь көнне 5 сыйныф укучыларының “Көзге бал” бәйрәме булып узды. “Көзге бал” бәйрәме “Көзге яфрак” конкурсы белән башланды. Барлык класслар да бик тырышып әзерләнде. Иң матур, оригиналь яфрак ясаучы 5б, 5г сыйныф укучылары булды. Сыйныфлар ясалган яфраклар белән актлар залы бизәлде. Икенче конкурс “Көзге фантазия” монда укучылар музакаль номерлар күрсәтте. Бөтен сыйныфлар да бик тырышып һәм көзге темага туры килгән номерлар әзерләгән иделәр. Ахыргы конкур “Көзге бүләк”. Һәр сыйныф укучылары көзге бүләкне жюри составына аңлатып бирде. Ахырда жюри барлык катнашучыларга грамота тапшырды. “Көзге бал” бик күңелле үтте.
-
Укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелеге
17.10.2011
15 октябрь көнне Килдебәк һәм Саба гимназиясе мәктәпләре базасында укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте.Укучы егетләр арасында Шәмәрдән лицее командасы 1 урынга, кызлар арасында II урынга лаек булдылар. Командаларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук егетләр һәм кызлар арасында иң яхшы уенчыларны да билгеләделәр. Кызлардан Шөгаепова Алсу (10 б) , егетләрдән Шакиров Ильдар (10 б) иң яхшы уенчылар дип табылды. Иң яхшы тренер исеменә Шәмәрдән лицееның укытучысы Газизов Дамир Илнурович лаек булды.
-
“Могҗизалы яшелчәләр” конкурсы 14.10.2011

Лицейда көз фасылына карата бәйрәмнәр башланып китте. Бүген “Могҗизалы яшелчәләр” конкурсына йомгак ясалды. Монда башлангыч класс укучылары катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар үзләренең фантазияләренә нигезләнеп, яшелчәләрдән көзге композицияләр, букетлар, җәнлекләрне бик үзенчәлекле итеп ясаганнар. Әлбәттә, аларга урыннар да билгеләнде. Шулай ук "Көзге бал" бәйрәмен үткәрергә әзерлек эшләре алып барыла.
-
Безнең киләчәгебез кадерле
14.10.2011
Замана елдан - ел катлаулана бара. Тәмәке тарту, эчүчелек, наркомания кешелекнең тамырына балта чаба. Ихтыяр көче, тәвәкәллек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык хисләре тоеп үсү, белемгә тартылу максатыннан, бүген 11нче класс укучылары наркоманиягә каршы төрле чаралар күрсәтте. Чөнки наркомания - илебез, милләтебез иминлегенә куркыныч янаган афәт. Алар наркотикларның организмга китергән зыяны турында күп мәгълүмат әзерләгәннәр. Барысының максаты шул: кечкенәдән яраткан шөгылеңне булдырырга, спорт, музыка, сәнгать, хезмәт белән шөгыльләнергә. Безгә наркотиклар кирәкми, чөнки безнең яшисебез, бәхетле буласыбыз килә, диләр алар.
-
Тәмәке белән бергә тартучы да яна 13.10.2011

Бүген тәрбия сәгате 9нчы класс укучылары белән актлар залында үтте. Тәрбия сәгатенең уңышлы ягы шул булды: алар үзләре тәмәкенең организмга күпме зыян салуы турында күп мәгълүмат туплап, тәмәкегә каршы төрле чаралар әзерләгән иде. Кечкенә скетчлар, шигырьләр, җырлар укучыларга йогынты ясамый калмагандыр. Тәмәке белән бергә тартучы да яна, дигән бит халык мәкале дә.
-
Педиатр киңәшләре 12.10.2011

Бүген, 12 октябрьдә, 5-8 сыйныфларның сыйныф сәгатьләре актлар залында узды. Бу җыелышка Шәмәрдән шифаханәсе педиатры Галимзянова Наҗия Ахмадулловна килде. Наҗия Ахмадулловна укучыларга дөрес туклану, ОРЗ авыруына каршы саклану чаралары турында сөйләде. Сыйныф сәгате кызыклы һәм файдалы узды.
-
КАИ кунаклары белән очрашу 12.10.2011

11 октябрь көнне өлкән сыйныфлар өчен актлар залында КГТУ им. А.Н. Туполева университеты вәкилләре белән очрашу оештырылды. Очрашу “Кая укырга керергә?”- дигән сорауга җавап бирү максатыннан уздырылды. Укучылар университет тарихы, андагы факультетлар һәм университет тормышы белән таныштылар. Бу очрашуда укучылар үзләренә мәгълүмат алдылар һәм бик канәгать калдылар.
-
Интернет-конкурс «Школьный дизайн» 11.10.2011

Ученики 2Б (кл.рук.Салахиева Л.М), 2 Г (кл.рук.Байгузина Г.Ю.), 3Г (кл.рук.Шакирова Л.Т.), 3Д (Шарипова А.И) участвовали в интернет-конкурсе «Школьный дизайн» , организованном сайтом «Страна мастеров». Работы, представленные в конкурсе, смогли увидеть ученики нашей школы на выставке, организованной на 3 этаже (блок начальных классов)














