Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган китапханә сәгате 05.05.2021

Бүген мәктәбебезнең 5нче,10нчы сыйныфларында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган китапханә сәгате үтте.
-
"Экологик калейдоскоп" викторинасы 29.04.2021

Бүген мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары өчен, Экология айлыгы кысаларында, "Экологик калейдоскоп" викторинасы үткәрелде.
-
Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан үткәрелгән шигырь бәйрәме 26.04.2021

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан кичә узды.Анда Тукай премиясенә лаек булган якташларыбыз, Г.Тукай белән бәйле истәлекләр, аның турында кызыклы фактлар яктыртылды.
Г.Тукай шигырьләре татар,рус,инглиз,француз телләрендә яңгыравы бәйрәмгә ямь өстәде.
Кичә "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Тукай "Бәхетле бала" шигырендә болай дип язган:
Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугь күрсә,белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга,борылмый барса уң- сулга,
Уенга салмаса ихлас- менә бәхте аның шунда.
Кечеләргә итеп шәфкать,үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!
Барыгызның да бәхетле булуын телибез! -
"Тукай безнең күңелләрдә" уен-викторинасы 26.04.2021

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныфлар "Тукай безнең күңелләрдә"исеме астында уен-викторина уздырдылар. Викторинада "Шүрәле" һәм "Апуш" командалары көч сынашты. Кичә, Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләп, матур итеп үрелеп алып барылды. Нәтиҗәдә "Апуш" командасы җиңү яулады. Укытучы апалары бәйрәмдә катнашкан барлык укучыларны да котлап үтте. Бик матур оештырдылар, афәрин!
-
Субботник 2021 24.04.2021

В рамках конкурса "Эковесна", 24 апреля 2021 года прошел Всероссийский субботник. В субботнике приняли участие все обучающиеся, учителя и технические работники МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова".
-
Мәктәп китапханәчеләренең район семинары 22.04.2021

МБГБУ "Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе"ндә мәктәп китапханәчеләренең район семинары узды. Семинарда катнашучылар язучы Гөлсинә Галимуллина белән очраштылар, "Буын батл" уенын карадылар, мәктәп һәм аның китапханәсе эшчәнлеге белән таныштылар, Ш.З.Зиннуров музей-бүлмәсендә булдылар. Ахырдан методист Шакирова Г.Р. китапханәчеләр алдында торган бурычлар турында чыгыш ясады, юбилярлар хөрмәтләнде. Семинар Татарстанда һәм Россиядә бердәнбер мәдрәсә музеена экскурсия белән дә истә калачак.
-
Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән рәсемнәр выставкасы 20.04.2021

"Туган телләр" елы кысаларында, бу атнада мәктәбебездә Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән рәсемнәр выставкасы оештырылды.
-
"Тел белгечләре" бәйгесе 15.04.2021

Бүген мәктәбебездә апрель башында старт алган "Тел белгечләре" конкурсына йомгак ясалып нәтиҗәләр чыгарылды.
-
Батарейкалар җыю акциясе 14.04.2021

Экологик айлык кысаларында бу атнада мәктәбебездә кулланылган батарейкалар җыю акциясе үткәрелде.
-
Профессия-эколог 10.04.2021

Бүген мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары өчен, Экология айлыгы кысаларында, Эколог профессиясе турында тәрбия сәгате үтте.









