Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Конкурска йомгак ясалды. 29.12.2012

Стена гаазеталарына һәм класс-кабинет ишекләре бизәлешенә игълан ителгән конкурс йомгакланды.
-
Инсафның уңышы 25.12.2012

Пожар куркынычсызлыгы буенча конкурсның "Аппликация" номинациясендә Мансуров Инсаф башлангыч сыйныфлар арасында 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе: Давлетова Г.Г.
-
Президентские состязания 25.12.2012

-
1 нче сыйныфта “ Кызыклы инглиз теле” түгәрәге
22.12.2012
1 нче сыйныфта “ Кызыклы инглиз теле” түгәрәгендә ( укытучы Шарифуллина Р.Р.) балалар әти-әниләренә үзләренең инглиз телен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Укучылар инглиз телендә җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Дәрес укучыларга да, әти-әниләргә дә бик ошады.
-
“Ишекне яңа ел шакый” дигән проект эше 22.12.2012

2нче сыйныфта Шакирова А.Х. үткәргән “Мин эзләнүче” проект эшчәнлеге буенча ачык шөгыльдә укучылар “Ишекне яңа ел шакый” дигән проект эше өстендә эшләделәр. Алар үзләре өчен кызыклы мәгълүматлар таптылар, җырлар өйрәнделәр, шигырьләр укыдылар, уеннар уйнадылар.
-
“ Чыныгу-файдалы, кирәк гамәл” темасына чара
22.12.2012
1 нче сыйныфта Юмаева Г.М. спорт- сәламәтләндерү юнәлеше буенча “ Чыныгу-файдалы, кирәк гамәл” темасына чара үткәрде. Укучылар башта гимнастик күнегүләр ясадылар, “Универсиада-2013” темасы буенча белемнәрен баеттылар. Ә соңыннан үзләрен җитезлектә, татулыкта сынадылар.
-
“ Ачык ишекләр көне”
22.12.2012
22 декабрь көнне башлангыч сыйныф укучыларының әти –әниләре өчен “ Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Әти әниләр дәрестән соң эшчәнлек буенча ачык шөгыльләр карадылар. Алар күрсәтелгән чараларны ошаттылар, балаларының бик күп төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүләрен күреп сөенделәр.
-
“Мин –пассажир, мин- җәяүле” 22.12.2012

2 нче сыйныфта Дәүләтова Г.Г. “Мин –пассажир, мин- җәяүле” дәрестән тыш эшчәнлеге буенча “ Светофорда кунакта” темасына шөгыль күрсәтте. Дәрестә укучылар бик актив булдылар. Алар кызыксынып юл билгеләре буенча кроссворд чиштеләр, төрле уеннар уйнадылар, мультфильм карадылар. Ә дәрес ахырында, үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып, әниләрен сөендерделәр.
-
“ Яңа ел бәйрәме ”темасына ачык чара 22.12.2012

3 нче сыйныфта Габдрахманова Ә.Н. “ Мин-эзләнүче” дәрестән тыш эшчәнлеге буенча ( прект эшчәнлеге) “ Яңа ел бәйрәме ”темасына ачык чара үткәрде. Дәрес Кыш бабайдан килгән посылканы карау белән башланып китте һәм укучылар “ Яңа ел бәйрәме ” проекты буенча туплаган белемнәрен күрсәттеләр. Дәрес матур җырлар җырлау, оригами буенча кар бөртекләре ясарга өйрәнү, Яңа ел бәйрәме турында мультфильм карау белән үрелеп барды.
-
“ Яшь математик” түгәрәгендә ” Уку да ул, уен да – математика” темасына шөгыль 22.12.2012

3 класста Солтанова Р.Ф. “ Яшь математик” түгәрәгендә ” Уку да ул, уен да – математика” темасына шөгыль күрсәтте. Укучылар түгәрәктә логик фикерләүне үстерү өчен кызыклы биремнәр эшләделәр, “Колумб йомыркасы”уены буенча җәнлек фигуралары төзеделәр, ребуслар чишәргә өйрәнделәр. Соңыннан үзләре дә бер –берләренә төрле кызыклы ребуслар ясап тәкъдим иттеләр.









