Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Кояшкай"да сигезенче көн. 10.06.2013

Бүген 2 көн ялдан соң "Кояшкай" да күңелле җанлылык. Шау-гөр килеп лагерь эшчәнлеге башланып китте. Укучылар инглиз телендә котлау открыткалары иҗат иттеләр һәм бер-берсен инглиз телендә котлап алдылар. Бүгеннән "Хореография" түгәрәге эшли башлады. Төшке аштан соң болынлыкта үткән "Күңелле стартлар" уенында чыннан да бик күңелле булды. Бигрәк тә катнашкан уеннарда җиңеп, бүләк алуы күңелле шул.
-
"Кояшкай"да җиденче көн. 07.06.2013
Бүген лагерьнең җиденче көне. Эшчәнлек Татарстан гимны астында лагерь байрагын күтәрү белән башланып китте. Балалар бүген инглиз теле фәне буенча алган белем һәм күнекмәләрен ныгыттылар. “Англиянең җәййге милли уеннары” кичәсендә презентация карап инглизләрнең милли уеннары белән таныштылар һәм үзләре дә уйнадылар. Саф һавада “Иң җитез отряд” ярышында “Иң куп скакалка сикерүче”, “Иң күп кыршау әйләндерүче”, “Иң төз атучы” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. “Экибанно-панно” конкурсында үзләренең фантазияләрен эшкә җиктеләр. Көн бик күңелле үтте. Алда балаларны ике көн Сабантуйлар көтә! -
Сабантуйлар белән, сезне! 07.06.2013

Хөрмәтле милләттәшләр! Сезне һәммәгезне татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй белән тәбрик итәбез! Сезгә күңелле яллар телибез!
Сабан туе – хезмәт туе,
Бәхет һәм шатлык туе.
Уйнап - көлеп, җырлап – биеп,
Бәйрәм итик көн буе!
-
"Кояшкай"да алтынчы көн. 06.06.2013

Лагерьнең алтынчы көненнән дә балалар канәгать калдылар. Чөнки ял итүче балаларны һәр көнне кызыклы, мавыктыргыч кичә, бәйгеләр көтә бит! Бүген алар табигать фәннәре буенча брейн-рингта көч сынаштылар, дәресләрдә алган беләмнәрен тирәнәйттеләр. Ә “Тизрәк!Биегрәк!Көчлерәк!” спорт бәйгесендә үзләренең спорт өлкәсендә булган мөмкинлекләрен тагын бер кат сынадылар, үстерделәр. Шулай ук алар Татарстанның спорт мастерлары турында мәгълүмат тупладылыр. Көн бик тыгыз үтте.
-
"Кояшкай"да бишенче көн. 05.06.2013

Лагерьнең бишенче кәне бик күңелле үтте. Көннең беренче яртысында укучылар “Кече олимпия уеннары” бәйгесендә үзләренең көчләрен сынадылар. “Кече бал кортының, олы эшләре “ кичәсендә балалар умарта корты һәм аның китергән файдасы турында мәгълүмат тупладылар. Умартачы һөнәре турында күп белешмә алдылар. Ә көннең икенче яртысында табышмаклар кичәсендә катнашып, тапкырлыкта сыналдылар. Өстәл уеннары уйнап ял иттеләр. Үткәрелгән чараларда актив катнашып, бүләкләр алып, өйләренә таралдылар.
-
"Кояшкайда" дүртенче көн. 04.06.2013

Лагерь эшчәнлеге ике отрядның бер-берләрен сәламләүләре,Татарстан гимнын башкарулары белән башланып китте. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Р.И.балаларны көндәлек эшләр белән таныштырды, күңелле ял теләде. Иртәнге аштан соң болынлыкта "Күңелле эстафета" уенында "Йолдызчык" һәм "Кояшкай" командалары көч сынашты. Арып кайтканнан соң спортзалда шахмат-шашка, мозаика төзеп уйнап ял иттеләр. Фельдшер Зарипова Э.Р. белән кызыклы һәм файдалы очрашу булды. Су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләре, беренче ярдәм күрсәтү, ясалма сулыш алдыру, кояшта белеп кенә кызыну һ.б. турында презентация карап белемнәрен ныгыттылар. Лагерьның дүртенче көне кызыклы һәм файдалы үтте.
-
"Кояшкайда" көннәр күңелле үтә. 03.06.2013

Лагерь эшчәнлеге иртәнге линейкадан башланып китте. Ике отряд бер-берсен сәламләп отряд җырларын башкардылар. Тәрбияче Фархуллина Чулпан бүгенге көн планы белән таныштырды. Иртәнге аштан соң укучылар "Сәламәтлек рекламасы" конкурсында плакатлар, реклама кәгазьләре иҗат иттеләр. Соңыннан лагерьда ял итүче укучылар бүген "Нарат" Боз Сараена экскурсиягә бардылар. Рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Көн күңелле үтте.
-
"Кояшкай"да икенче көн. 02.06.2013

Бүген"Кояшкай" ял лагеренең икенче көне.8.00-8.15-иртәнге линейка үткәрелде.Гимн уйнатылып лагерь флагы күтәрелде.Линейка барышында укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.Иртәнге аштан соң укучылар"Футбол йолдызлары" пенальти-шоуда көч сынаштылар.Ял сәгатендә төрле кызыклы китаплар укыдылар."Джунгли чакыра" уенында 2 команда көч сынашты.Җиңүче укучылар бүләкләр алдылар.Лагерьның икенче көне күңелле үтте.
-
"Кояшкай" ял лагеры эшли башлады. 01.06.2013

Бүген 30 укучыны берләштергән "Кояшкай" ял лагеры эшли башлады. Лагерь үзенең эшчәнлеген план нигезендә башлап җибәрде. Тантаналы төстә лагерь флагы күтәрелде, отрядларда оештыру эшләре башкарылды. 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан кичә оештырылды. Көн дәвамында лагерьда ял итүче балалар актив хәрәкәттә булып, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Лагерьның беренче көне күңелле үтте.
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне.
31.05.2013
Бүген, "1 июнь - Халыкара Балаларны яклау көне" уңаеннан мәктәбебездә "Бәхетле балачак" дип аталган бәйрәм-тамаша булып узды. Бәйрәмгә мәдәният йорты хезмәткәрләре зур бүләкләр белән килгән иде. Әлеге бәйрәмдә татар халкының милли уеннарыннан кашык белән су ташу, йомырка кабып йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннары уйнатылды. Уеннар барышында укучыларның җыр-биюгә осталыклары да күренде. Бәйрәм чын бәйрәмчә үтте. Укучылар да, укытучылар да, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бәйрәм иттеләр.









