Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Сатышевский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с.Сатышево, ул.Кутузова, д.1 |
Телефон: | +7(843)-624-85-03 |
E-Mail: | DsadC.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- «Сатышевский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Габдрахманова Венера Рафаэловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 35 воспитанника |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Сатышевский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Бәйрәм белән! 08.03.2015
Хөрмәтле Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында эшләүче хатын-кызлар!
Сезне 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!
Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен.
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!
-
Әнием-кадерлем! 06.03.2015
Бүген бакчабызда "Әнием-кадерлем" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Чарада әниләр, әбиләр, нәниләр һәм бакча хезмәткәрләре катнашты. Җырга-биюгә уралып барган бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Бәйрәмгә рәхим итегез!!! 03.03.2015
Хөрмәтле әниләр!
Сезне 6 март 16:00 сәг. үтәсе "Әнием-кадерлем" дип исемләнгән кичәдә көтеп калабыз. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Юбилеең белән! 26.02.2015
Бүген хезмәттәшебез, апабыз Искәндәрова Нүрзия Мансур кызының туган көне- 55 яшь тулган көне!
Нүрзия Мансуровна!
Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, бәхет, тыныч имин тормыш, аяз күк йөзе, балаларыңның, уңышларына сөенеп яшәвеңне телибез!
-
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне! 23.02.2015
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән безгә җылылык бүләк итүче оператор егетебез Шайхуллин Ильназ Габдулла улын тәбрик итәбез! Сиңа алдагы тормышыңда сәламәтлек, бәхет, тигез гаиләдә балаларыңның игелеген күреп, аларның уңышларына сөенеп яшәвеңне телибез!
-
"Әтием-горурлыгым!" 21.02.2015
Бүген балалар бакчасында "Әтием-горурлыгым!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмгә тәрбияяләнүчеләрнең әтиләре килгән иде. Балалар әтиләре хөрмәтенә концерт куйдылар, ә соңыннан әтиләр төрле уен-конкурсларда көч сынаштылар. Бәйрәм бик күңелле һәм күтәренке рухта үтте.
-
Бәйрәмгә рәхим итегез! 18.02.2015
Кадерле әтиләр!
Сезне якынлашып килүче зур бәйрәм- Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә саулык-сәламәтлек, зур бәхетләр, балаларыгызның игелеген күреп тигез матур тормышта яшәвегезне телибез! Барыгызны да Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында 21 февраль көнне сәг.15:30 да көтеп калабыз!
-
"Cолдатта булган!",- диләр 16.02.2015
Бүген балалар Ватанны саклаучы солдатлар белән танышуны башлап җибәрделәр. Алар хезмәт итүче авылдаш егетләрнең фотолары, хезмәт итү тарихы белән таныштылар. Соңыннан "Солдатта булган!" җырын башкардылар.
-
Чаңгычылар көне 07.02.2015
Бүген балалар бакчасында чаңгычылар көне билгеләп үтелде. Әлеге чарада тәрбияче апалар, бакча хезмәткәрләре дә бик теләп катнашты һәм балаларга үрнәк күрсәтте.
-
Русс теле дәресеннән күренеш 30.01.2015
Балалар апалары белән бергә русс телен өйрәнәләр. Ярдәмгә дәреслекләр һәм эш дәфтәрләре килә.