Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район,с.Сабабаш,ул.Школьная, д1 |
| Телефон: | +7(843)-624-45-38 |
| E-Mail: | Sababash.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Сабабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хафизова Дамира Канифовна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | У нас учатся: 8 воспитанников / Бездә 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | У нас учат : 1педагог / Бездә 1 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
-
Челтер- челтер чишмә ага... 16.03.2013

Тау астында чишмәбез
Су алырга төшәбез.
Татлы суын без аның
Бик яратып эчәбез.
-
Гаилә бәхете- балада... 09.03.2013

Гаилэ бәхете- балада… 7 март көнне, бакчабызда ”Гаилэ бәхете- балада…" исемендә бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәм балаларның котлавы hәм матур чыгышлары белән башланып китте .Балалар үз куллары белән ясап матур открыткалар бүләк иттеләр.Бәйрәмнең икенче өлешендә әтиләр hәм әниләр ике капма-каршы командага бүленеп көч сынаштылар. Аларга төрле сынаулар әзерләнгән иде, мәсәлән, әтиләрне пешекче итеп киендереп бәрәңге әрчү, төрле кызыклы сорауларга җавап бирү h.б. h.б. Бәйрәм бакча мөдире Хафизова Дамира Канифовна бәйрәм котлавы белән тәмамланды.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар 28.01.2013

28 нче январь көнендә бакчабызда балаларның янгында һәлакәтен кисәтү һәм балаларны янгын куркынычсызлыгына өйрәтү буенча чаралар булып узды. Тәрбияче Юнусова Гөлназ Илдусовна “Янгын вакытында-тәртип кагыйдәләре” дигән дәрес- призентация күрсәтте, бакча хезмәткәрләре өчен инструктажлар үткәрелде. Янгын очрагында эвакуация буенча тренировка булды . Бу чаралар зур оешканлык белән узды.
-
Рәхәтләнеп шуабыз! 25.01.2013

Чаңгыда да шуабыз
Чанада да шуабыз.
Шулай чирне куабыз.
Тыштан арып керәбез.
«Әлли-бәлли бәү»не дә
Төштә генә күрәбез.
-
"Чисталык дәресе" 19.01.2013

Табигатьне саклау, экологик белем бирү акциясе уңаеннан бакчада "Чисталык дәресләре" үткәрелде. Кечкенәләр белән тәрбияче Хәдия Габделкаюмовна “Чисталык ул- сәламәтлек” дигән эшчәнлек үткәрде. Балалар табышмакларга җаваплар уйладылар, чиста булу серләренә төшенделәр. Тәрбияче Юнусова Гөлназ Илдусовна үткәргән “Су – яшәү чыганагы” темасына әңгәмә балалар өчен бик файдалы hәм мавыктыргыч узды.






