Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район,с.Сабабаш,ул.Школьная, д1 |
| Телефон: | +7(843)-624-45-38 |
| E-Mail: | Sababash.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Сабабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хафизова Дамира Канифовна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | У нас учатся: 8 воспитанников / Бездә 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | У нас учат : 1педагог / Бездә 1 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 19.09.2025

19 сентябрь көнне безнең балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булып узды. Бакча бакчасы мөдире Д.К. Хафизова чыгыш ясады, ул әти –әниләрне яңа уку елына куелган максатлар һәм бурычлар белән таныштырды, Җыелышның чираттагы темасы "Финанс мошенниклыгы" һәм шулай ук "финанс мошенниклыгы", "наркотикларның законсыз әйләнеше" темасына тәрбияче Венера Имельевна чыгыш ясады. Ата - аналарга белешмәләр таратылды "Сак булыгыз-мошенниклар!"
-
Балалар бакчасы һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы. 04.09.2025

4 нче сентябрь көнне бакчабызда Лесхоз бистэсеннән сак буенча аерым пост башлыгы Мингазов Р.Ш. "Балалар бакчасы һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы" темасына ачык дәрес уткәрелде.
-
День игр на песке 13.08.2025

-
«Безнең дус светофор» 05.08.2025

Ел саен 5 августта. Халыкара светофор көне билгеләп үтелә.Безнең балалар бакчасында конкурс оештырдык.. Бу көнне балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар.
-
День часов 28.07.2025

-
Уен Урман куркынычлары” 27.07.2025

Бүген бакчабызда урман куркынычлары — агулы үсемлекләрләр, куркыныч хайваннар, куркыныч бөҗәкләр һәм урман янгыннары турында әңгәмәләр үткәрердек Максат-мәктәпкәчә яшьтәге балаларда урманда мөмкин булган куркынычлар турында күзаллау формалаштыру һәм үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләренә өйрәтү.
-
Йорт хайваннары көне ! 14.07.2025

Бүген без бакчабызда тематик көн – хайваннар көне билгеләп үттек.".Йорт хайваннары турында мавыктыргыч әңгәмәдән башладык: безнең өйдә нинди хайваннар яшәвен, аларны ничек карарга һәм нәрсә ашатырга икәнен ачыкладык, табышмаклар чиштек, Балалар үзләренең мәчесе, ә кемдер-тугры эт турында кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар. Авыл янындагы аланда кәҗәләрне, сыерларны күзәттек. Узләренең яраткан дусларын рәсемгә тошерделәр. Хайваннар турында кайгыртуның һәм аларга карата җаваплы булуның мөһимлеге турында фикер алыштык. Балалар бу көнне бик күп яңалыклар белделәр. -
«Гөмбәләр көне» 04.07.2025

Бүген бакчабызда тематик «гөмбә көне»узды. Балалар гөмбәләрнең төрлелеге турындагы белемнәрен ныгыттылар, ашарга яраклы һәм ашарга яраксыз гөмбәләрне аерып алдылар, дидактик уеннар уйнадылар.рэсемнэр ясадылар.
-
Спорт уеннары көне. 25.06.2025

Бакчабызда бүген спорт уеннары көне узды. Балалар спорт төрләрен рәсемдә сурәтләделәр, куңелле спорт уеннары уйнадылар.Балаларда физик сыйфатларны үстерү һәм хәрәкәт күнекмәләрен формалаштыру - мәктәпкәчә төркемнәрдә төп бурычларның берсе. Спорт уеннары балаларны кыю булырга, дусларына ярдәм итәргә һәм тырышлык күрсәтергә өйрәтә. Балалар күңел күтәренкелеге, бик күп уңай тәэсирләр, иң мөһиме, яхшы кәеф алдылар. Спорт белән шөгыльләнегез, сәламәтлегегезне ныгытыгыз, көчегезне һәм чыдамлыгыгызны үстерегез!дигән теләктә калам.
-
12 июнь-Россия көне. 11.06.2025

12 июньдә илдә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе-Россия көне билгеләп үтелә. Россия көнен бәйрәм итү алдыннан балалар белән дәүләт бәйрәмнәре турында күзаллауларын киңәйтү, дәүләт символикасына хөрмәт һәм үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Россия флагын рәсемгә тошердек, дәүләтнең төп символлары: флаг, герб, гимн турында белемнәрен киңәйтек. Җирдә бик күп төрле гаҗәеп илләр бар дигән нәтиҗә ясадылар, ләкин безнеке кебек иле – Россия турында беләләр һәм аны яраталар! Безнең ил бөек һәм куәтле держава, һәм һәр гражданин, хәтта кечкенә булса да, аның белән хаклы рәвештә горурлана. Россия Көне Белән! Тынычлык, җылылык, яхшылык, шатлык һәм яктылык!






