Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | Dsadshokolad.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Ибатуллина Миляуша Наилевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 135 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Җәяүле - юлда сак бул! 25.06.2021

Юл йөрү билгеләрен һәр көнне кабатлап торсанда күп булмас. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары юл йөрү билгеләрен кабатладылар. Бигрәктә җәяүлеләр өчен булган билгеләргә игътибар иттеләр. Саф һавада күңелле уеннар уйнадылар.
-
Эшләпәләр көне. 23.06.2021

Эх, эшләпә, эшләпә, башны яхшы эшләтә... Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә эшләпәләр көне булды. Алар белән эшләпә турында әңгәмә алып бардылар, төрле уеннар уйнадылар, пластилиннан эшләпә ясадылар. Эшләпәгә тылсымлы сүзләр әйтеп, баллы кучтәнәч тә алдылар.
-
Бантиклар көне 22.06.2021

Бантиклар - кызлар өчен иң матур чәчкә куя торган әйбер. Аларның хәзер ниндиләре генә юк. Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә бантиклар көне үткәрделәр. Алар кәгазьдән бантик ясадылар, саф һавада күңелле уеннар уйнадылар.
-
Прическалар көне. 21.06.2021

Матур итеп киенү, ясану, чәчләрне тәртипкә китерү һәркемгә кирәк. Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә прическалар көне ясадылар. Бигрәктә кызларның малайларга ясаган прическалары балалар өчен кызыклы булды.
-
Хайваннар дөньясында 18.06.2021

Җир шарында гаҗәеп һәм шаккаткыч нәрсәләр күп инде ул. Шуларның берсе – хайваннар дөньясы. Бүгенге көнне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әлеге темага багышладылар. Алар табышмакларның җавапларын таптылар, интерактив тактада уеннар уйнадылар, кәгазьдән куян ясадылар.
-
Кошлар көне. 17.06.2021

Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Иртә таңнан безнең өчен үзләренең җырларын җырлыйлар; иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кошлар турында сөйләштеләр, геометрик фигуралардан кош сурәтен җыйдылар, математик мисалларны чишеп кош рәсемен буядылар
-
Бөҗәкләр көне. 16.06.2021

Бүгенге көн бөҗәкләргә багышланган иде. Көн дәвамында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әңгәмәләр үткәрелде, әңгәмә барышында балалар бөҗәкләр, аларның файдасы яки зыяны турында күп яңалык белделәр. Аннан соң пластилин һәм чикләвек кабыгы ярдәмендә үзләренә ошаган бөҗәкне ясадылар.
-
Үсемлекләр көне 15.06.2021

Табигать — могҗизалар чыганагы. Ләкин һәр табигый могҗизаның аңлатмасы бар. Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә үсемлекләр көне булды. Алар төрле дидактик уеннар ярдәмендә үсемлекләр турындагы белемнәрен ныгыттылар, саф һавада рәсем ясадылар.
-
12 июнь - Россия көне. 11.06.2021

12 июнь - Россия көне - яшь бәйрәм булып саналса да, аның барлыкка килү тарихы календарьда кызыл белән билгеләнгән башка даталар кебек үк кызыклы. Әлеге көнне, икенче төрле, Россиянең туган көне дип тә атап йөртәләр. 1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. Әгәр без бүген 12 июньне көтеп алып ял итәбез икән, моңа 1994 елда кабул ителгән Указ «сәбәпче». Тора-бара бәйрәмнең атамасы да үзгәртелә. Баштарак ул Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әлеге темага атналык йомгаклау чарасы уздырдылар.
-
Медицина хезмәткәрләре көне. 11.06.2021

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көннең бер өлешен медицина хезмәткәрләренә багышладылар.Төрле уеннар ярдәмендә белем күнекмәләрен ныгыттылар. Һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә безнең илебездә медицина хезмэткэре коне билгеләп үтелә.














