Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | Dsadshokolad.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Ибатуллина Миляуша Наилевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 135 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Мастер класс: "Чәчәк букеты" 09.02.2023

Чәчәкләрнең матурлыгын
Күрә белергә кирәк,
Тоя белергә кирәк,
Аңлый белергә кирәк.
Шул чагында алар сиңа
Хуш ис бүләк итәрләр.
Бүген, икенче кече яшьтәгеләр төркемендә тәрбияләнүче Ибрагимов Азатның әнисе - Ләйлә ханым, безгә кунакка килде. Ул балаларга бүлмә гөлләре, чәчәкләр турында белемнәрен киңәйтү максатыннан аларны сакчыл рәвештә тәрбияләү серләре белән таныштырды. Балаларга төрле -төрле матур чәчәкләрдән букет ясарга өйрәтеп, мастер - класс күрсәтте. Балалар бик хозурланып, яратып, кызыксынып, катнашып тыңлап утырдылар.
Патша түгелмен - тажым бар,
Кешеләргә бирер назым бар, - ди безнең матур чәчәкләребез. -
Лыжная прогулка 07.02.2023

Ходьба на лыжах очень популярна в нашей стране и является доступным, увлекательным и полезным занятием, прекрасным средством для укрепления здоровья, закаливания, развития выносливости.
Лыжные прогулки придают бодрость, повышают работоспособность, создают хорошее настроение.
Подготовительная группа
-
Танып-белү эшчәнлеге "Кышкы урманга сәяхәт" 03.02.2023

Беренче кече яшьтәгеләр төркеме балалары кышкы урманга сәяхәткә бардылар. Куян белән тиенне тәмле күчтәнәчләр белән сыйладылао.
-
Рәхәтләнеп тау шуабыз" 02.02.2023

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз. (Н.Мадъяров)
-
Сөйләм үстерү шөгыле "Чебиләр зарядкасы" 02.02.2023

Беренче кече яшьтәгеләр төркемендә сөйләм үстерү шөгыле узды. Алар "Чебиләр зарядкасы" шигыре белән таныштылар. Кайбер сүзләрне кабатларга тырыштылар, нәни чебиләр булып уйнап алдылар.
-
Польза музыкального занятия 31.01.2023

-
Кышлаучы кошлар 31.01.2023

Икенче кече яшьтәге балалар төркеме белән бездә кышлаучы кошлар белән танышу алып бардык. Без бу кошларны танып исемнәрен әйтергә, кошларның нинди өлешләрдән торуын, аларга ярдәм итү йөзеннән жимлекләр ясап жимнәр куярга кирәклеген һәм аларны яратырга, рәнжетмәскә өйрәндек. Әвәләү эшчәнлегендә кызылтүш ясадык.
-
"Саба-чаңгы 2023" 28.01.2023

27 гыйнвар - шимбә көнне Байлар Сабасының “Ямьле Саба” яр буенда «Саба-Чаңгы – 2023» төнге чаңгы ярышы булып узды. Бу ярышта 300дән артык спортчы катнашты.
Беренчеләрдән булып ярышны башлап җибәрүчеләр - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр иде.
Безнең "Шоколад" балалар бакчасы да читтә кала алмады бу зур чарадан. Безнен балалар командасы - Давлетшина Ясминә, Галимҗанова Мәликә, Галихуҗин Риназ, Нигаметҗанов Салават, Кашапов Раяз, Тимербаев Азамат, Мубаракшин Тамерлан - матур гына ярышта катнашты.
-
Йомгаклау чарасы. "Кышлаучы кошлар" 27.01.2023

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү. Кечкенә дусларыбызга карата кызыксыну, кайгыртучанлык тәрбияләү.
Бәйрәм төрле конкурслар,уеннар, табышмаклар белән үрелеп барды.
-
АО "Сабинское МПП ЖКХ" һәм ООО"ПМК-159" компанияләрендэ экскурсиядэ 27.01.2023

27 нче гныйнвар көне зурлар төркеме АО "Сабинское МПП ЖКХ" һәм ООО"ПМК-159" компанияләренә экскурсияга бардылар.Балалар төзелеш компаниясенең эш коралларын карап, төзүче ролен уйнап,чуп-чарның нинди төрләре булуын, табигатьне ничек сакларга кирәклеген, , кирәкле күп мәглүмәт туплап кайттылар.














