• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сабинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Объездная, д. 6а
Телефон: +7(843)-622-28-13
E-Mail: Ssosh.Saba@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Сабинская СОШ»
Руководитель: Яруллин Данис Нурисламович
Год основания учреждения: 2022
У нас учатся: 280
У нас учат: 36

Новости

В МБОУ «Сабинская СОШ» проводился школьный Сабантуй

Опубликовано: 28.05.2026

28 мая 2026 года в МБОУ «Сабинская СОШ» проводился школьный Сабантуй. Он уже проводиться 4 год подряд. Праздник, как всегда, наполнен увлекательными и вдохновляющими состязаниями. Ребята с большим воодушевлением продемонстрировали свою силу и ловкость на соревнованиях. Резали вещи на площади, разбивали горшки, катались на тачках, поднимали гири, бегали с мешком, перетягивали канат,  подтягивались на турнике, борьба с сумо, борьба с мешками на бревне.    Дүртенче ел рәттән безнең мәктәп иң якты һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе – традицион Сабантуйны түземсезлек белән каршылый! Сабантуй - борынгы татар һәм башкорт халкының сабан һәм хезмәт бәйрәме, ул язгы кыр эшләренең тәмамлануын һәм җәй башлануын символлаштыра. Һәм без балаларны бай гореф-гадәтләр һәм мәдәният белән таныштыру өчен аның атмосферасын мәктәп ишегалдына күчердек. Бу инде безнең күркәм традициягә әверелде, аны укучылар, укытучылар һәм ата-аналар зарыгып көтәләр. Бәйрәм һәрвакыттагыча, мавыктыргыч һәм дәртләндергеч ярышлар белән үрелеп бара. Балалар ярышта үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен зур дәрт белән күрсәттеләр. Мәйданда әйбер кисү, чүлмәк вату, тачкага утыртып чабу, күкәй кабып йөгерү, гер күтәрү, көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, этәч куу, турникта тартылу, кул көрәштерү, чаңгыда шуу, сумо көрәше, бүрәнә өстендә капчыклар белән сугышу һәм башка бик күп күңелле ярышлар белән балалар мәш киләләр. Читтәрәк тәмле сулар, попкорн, батутта сикеру мәйданы да урын алды. Бу бәйрәмдә инде дүртенче тапкыр катнашкан күп кенә укучылар өчен Сабантуй күңелле вакыйгага гына түгел, ә мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне өйрәнү дәресенә дә әверелде. Сабантуйны безнең мәктәптә ел саен үткәрү календарьның аерылгысыз өлешенә әверелде. Ул онытылмаслык хисләр һәм якты тәэсирләр бүләк итеп кенә калмый, ә уртаклык хисен ныгыта, мәдәни төрлелеккә хөрмәт тәрбияли һәм традицияләрнең тормышыбызның җанлы һәм бик кызыклы өлеше булуын исбатлый. Без бу искиткеч бәйрәмне тагын бергәләп бәйрәм итү өчен киләсе елны түземсезлек белән көтәбез!



Фоторепортаж:
В МБОУ «Сабинская СОШ» проводился школьный Сабантуй

К списку новостей