Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Чернобыль фаҗигасе 26.04.2016

1986 нчы елның 26 апрелендә 1 сәг. 24 минутта В. И. Ленин исемендәге Чернобыль атом электр станциясенең 4 блок реакторы шартлый. Шартлау вакытында температура 1600-1800 градуска җитә. Бу фаҗига кешелеккә бик зур зыян салды. БДБ илләренең 13 өлкәсе радиоактив матдәләр белән зарарланды. Аварияне бетерүгә Татарстаннан да 3500 ликвидатор чакырыла.
Быел бу фаҗигагә 30 ел. Шул уңайдан, мәктәбебездә "Чернобыль фаҗигасе кабатланмасын " дигән дәрес үтте.
-
Табигать дуслары 25.04.2016

Мәктәбебездә ТР Җир Хартиясенең 15 еллыгы уңаеннан эш башланды. 6 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Шарифуллина Г.А. белән "Салкын чишмә" буен чистартырга бардылар
-
Тукай иҗаты буенча викторина 23.04.2016

Г. Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан чаралар дәвам итә. Бүген Мусина Җ.Х. 6 класс укучылары белән шагыйрь иҗаты буенча викторина үткәрде.
-
"Җиребезне саклыйк!" 22.04.2016

22 апрель - Бөтендөнья Җир көне уңаеннан "Җиребезне саклыйк!" дигән тема астында чаралар үтте.
-
Шигырь бәйрәме 21.04.2016

Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары катнашында шигырь бәйрәме үтте.
-
Әдәби-географик квест 20.04.2016

Бүген 5-6 нчы класс укучылары катнашында әдәби- географик квест үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп, 7 станция уздылар. Һәр станциядә аларны кызыклы биремнәр, сюрпризлар көтеп торды.Балалар М.Твенның "Том Сойер маҗаралары" әсәре һәм география фәне буенча белемнәрен күрсәттеләр.
-
Донорлар көне 20.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Кем ул донор?" дигән темага әңгәмә үтте. Укучылар донорларның игелекле эшләре белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тыңладылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Флешмоб 20.04.2016

"Спортивный Татарстан" акциясе кысаларында флешмоб узды.
-
"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе дәвам итә 19.04.2016

Әлеге акциянең бүгенге көне "День доброго кино" исеме астында үтте. Башлангыч сыйныф укучылары кино сәнгате, Россия киносы тарихы белән танышканнан соң, гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләүче "Живые сердца" документаль фильмын карадылар. Яраткан мультфильмнарына иллюстрация ясадылар.
-
Тукай иҗаты - рәсемнәрдә 19.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан чаралар дәвам итә. "Тукай иҗаты безнең рәсемнәрдә" дип исемләнгән күргәзмә үтте.











