Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Төгәл фәннәр атналыгы башланды. 13.01.2020

13 гыйнвардан "Төгәл фәннәр" айлыгы башланып китте. 5 нче сыйныф укучылары "Юучы матдәләр, аларның үзлекләре, куллану кагыйдәләре" темасына проект эше башкардылар. Sorti, Persil порошогы, кер сабыны, табак - савыт юу өчен кулланылучы сыеклыкның үзлекләрен өйрәнеп, алар белән эшләгәндә резин перчаткалар киеп эш итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Укытучы Ахмадиева А.Р.
-
Район башлыгы ёлкасы 06.01.2020

Район мәдәният йортында Мичән төп мәктәбе укучылары район башлыгының чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле булды, һәркемгә дә ошады.Бүләкләр дә күп булды рәхмәт Кыш бабайга һәм Кар кызына.
-
Консультация информатика. 04.01.2020

Бүген информатика фәне буенча ОГЭ га әзерләнү консультациясе булды. Шөгыльләнү вакытында укытучыбыз Сабирзянова Ф.М. барлык сорауларга эшләү алымнарын өйрәтте. Имтихан эшенең 5 эше персональ компьютерда эшләргә кирәк. Шуңа күрә практик биремнәрне күбрәк кабатладык.
-
Химия консультация. 02.01.2020

Каникул дип тормыйбыз, буген химиядән консультациягә килдек. Укытучыбыз Ахмадиева А.Р. белән имтихан чишү алымнарын өйрәндек.
-
Лагерьда 7 көн. 31.12.2019

Лагерьда 7 нче көн. "Күңелле стартлар" ярышы үтә. Ял һәм сәламәтләндерү лагерыбыз тәмамлана. Бик яхшы булды лагерьда үткән көннәребез. Яңа шөгыльләр, җырлар, биюләр өйрәндек. Яңа дуслар таптык. Вожатый апаларыбыз һәркөнебезне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрделәр.
-
Без "Нарат" боз сараенда! 30.12.2019

"Кояшкай" лагерында йөрүче балалар "Нарат" боз сараена сәяхәт ясадылар. Ялтырап торган боз өстендә шуулар ничек рәхәт сон!
-
Лагерьда 6 көн. 30.12.2019

Лагерыбызның 6 нчы көне дәвам итә. Бүген без "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләндек. Кәгазьдән битлек ясадык. Аны Яңа ел бәйрәм бизәлешендә бизәдек. Матур килеп чыкты.
-
"Тауда чана шуабыз". 30.12.2019

Башлангыч сыйныф укучылары тауда чана шудылар. Бергә - бергә күңелле итеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Кар аз булса да чаналар шәп шуалар, кайвакыт туктатып та булмый. Укытучылар Миннебаева И.М. һәм Мөбәрәкова Г.М.
-
Керәнне авылында очрашу. 30.12.2019

8 нче сыйныф укучылары Ахунов Радик - Зөлфирәләр гаиләсендә булып, матур тормыш серләренә төшенделәр. Мул тормышлы, киң күңелле бу гаиләгә сокланиый мөмкин түгел. Балаларның игелеген күреп яшәргә язсын. Сыйныф җитәкчесе Ситдикова Р.Р.
-
Лагерьда 5 көн. 29.12.2019

Лагерьда 5 көн. Балаларны туплап, юл йөрү кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрдек. Отряд рапортлары тынланды. Шахмат уеннарында көч сынаштык. Җиңүчеләр булып Габдулхаков Биктимер һәм Багавиев Маратлар булды.











