Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195
-
"Ягез әле, егетләр!" 18.02.2011

17нче февраль көнне мәктәбебездә "Ватанны саклаучылар" көненә багышлап "Ягез әле, егетләр!" кичәсе (оештыручы ОБЖ укытучысы Ибрагимов Р.З.) булып узды. 8-11нче класс егетләре ике командага бүленеп пневматик мылтыктан ату, автомат макетын сүтеп-җыю, турникта тартылу, канатка менү, аркан тартышу, бәрәңге әрчү, төймә тагу һәм башка төрле эстафеталарда көч сынаштылар. Кичә бик күңелле узды.
-
Муса Җәлилгә багышланган кичә 17.02.2011

16нчы февраль көнне китапханә мөдире Гәрәева Сәрия Солтановна Муса Җәлилнең тормыш юля һәи иҗатына багышланган "Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлеме дә яңгырар җыр булып...", - дип исемләнгән кичә уздырды.
-
Турникта тартылу 16.02.2011

Мәктәп күләмендә "Ватанны саклаучылар" көненә багышланган егетләр (турникта тартылу) һәм кызлар ("поднимание туловища") арасында бәйге уздырылды. Егетләр арасында I урын - Нагимов Әдел (3кл); кызлар арасында I урын - Вәлиева Гөлинә (8кл) алдылар. Котлыйбыз укучылар!
-
Патриотик тәрбия сәгате 15.02.2011

15нче февраль көнне, патриотик тәрбия бирү максатыннан, ОБЖ укытучысы Ибраһимов Рамил Зөфәрович "Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгаруга" 22 ел тулу уңаеннан, 8-11нче сыйныф укучылары белән ачык тәрбия сәгате үткәрде.
-
Гашыйклар көне 15.02.2011

14 нче февраль көнне 8-11 класслар өчен "Гашыйклар кичәсе" үткәрелде. "сердәш" почтасына җыелган валентинкалар ияләренә тапшырылды. "Иң кечкенә валентинка", "Иң эчтәлекле валентинка", "Иң серле валентинка", "Иң кызыклы валентинка", "Иң озын валентинка", "Кулдан ясалган валентинка"лар да билгеле булды.
-
Өстәл теннисы 14.02.2011

14нче февраль көнне өстәл теннисы буенча егетләр арасында ярыш төгәлләнде. Нәтиҗәләр:
I урын - Загидуллин Венер (8 кл)
II урын - Мубараков Айнур (6кл)
III урын - Мингазов Фирзәр (8 кл)
-
"Лыжня 2011" 12.02.2011

Бүген мәктәптә "Лыжня 2011" оештырылды. Чаңгыга барлык укытучылар һәм укучылар, техник хезмәткәрләр чыкты.
-
Волейбол 12.02.2011

12нче февраль көнне Мичән мәктәбе егетләре Сабада волейбол ярышында I урын алып кайттылар. Кызларга да уңышлар һәм җиңеп кайтуларын телибез.
-
"Статен в строю, силен в бою" 11.02.2011

11нче февраль көнне, мәктәп күләмендә "Статен в строю, силен в бою" конкурсы уздырылды. Конкурста V-XI сыйныф укучылары катнашты. Нәтиҗәләр:
I урын - 11 кл.
II урын - 9 кл.
III урын - 8 һәм 10 класслар алдылар. Молодцы, укучылар!
-
"Дулкыннар" конкурсы
11.02.2011
Саба балалар Иҗат Үзәгендә күренекле татар композиторы Н.Җиһановка багышланган "Дулкыннар" конкурсы узды. Безнең мәктәптән Файзрахманова Фәридә (җитәкчесе: музыка укытучысы Хадиева Г.Н.) уңышлы гана чыгыш ясады.











