МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
Телефон: | 88436246753 |
E-Mail: | tulpan.sadik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 1 воспитателя |
МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Чыгарылыш 2019! 01.06.2019
-
Җиңү алып килгән яз 08.05.2019
Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде
Утлы еллар, поход юллары
Туган якка кире кайтмадылар
Һәр авылның күпме уллары
Япь - яшь килеш алар мәхрүм калды
Бу тормышның барлык назыннан.
Исемнәре һәйкәл күкрәгендә
Авыл саен тезеп язылган.
-
Хамитова Рәүфә Набиулла кызына - 50 яшь 05.05.2019
-
Эковесна - 2019 30.04.2019
Традициябезгә тугры калып Мишәбаш “Тюльпан” балалар бакчасы коллективы быелгысы елда да табигатебезне яшелләндерү максатыннан, Мишә елгасы ярлары буена миләш, сәрви, чия куаклары утыртты. Балалар үзләре дә бу күңелле вакытны көтеп алалар. Табигать яшелләнеп, язгы мөхиткә күмелеп барганда аларның да изгелекләр эшләп каласылары килә. Табигатьнең матур булуы һәркем өчен күңелле. Шуңа күрә дә без үзебезгә бу эшкә барыбызның да өлеше керсен дип максат итеп куйдык . Табигатебезне төрле күңелсезлекләрдән саклыйк, аның кадерен белик. Утырткан агач – куакларны күреп бергәләп сөенеп яшик.
-
Юлда да акыл кирәк 25.04.2019
Бүген бакчабызга Саба районы "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт инспекциясенең профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе Ягафарова Гүзәл Назиф кызы кунакка килде. Балалар ачык шөгыль аша үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Гүзәл Назиф кызы балаларга сораулар бирде һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.
-
Тукай безнең күңелләрдә 20.04.2019
Әле укый белмәсәктә,
"Туган телне" җырлыйбыз.
Бу - Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.
-
Нурфия Лотфулла кызына - 55 яшь 15.04.2019
14 че апрель көнне хөрмәтле җитәкчебез Газизова Нурфия Лотфулла кызына 55 яшь
Без аны чын куңелебездән шушы олуг бәйрәме белән котлыйбыз! Аңа исәнлек-саулык, тазалык-байлык, җан тынычлыгы телибез! Ул үзенең балалар бакчасындагы хезмәт юлын 1991 че елдан башлый. Бар көчен,тырышлыгын куеп балалар Һәм әти-әниләр ,хезмәттәшләре арасында олы рәхмәт хисләренә лаек җитәкче. Без ана киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз, коллектив Һәм әти-әниләр исеменнэн зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Бәйрәм мизгелләре 15.04.2019
-
Фазлыева Гүзәл Мәхмүт кызына - 50 яшь 01.04.2019
1 че апрель көнне пешекчебез Фазлыева Гүзәл Мәхмүт кызына 50 яшь.
Бакчабызда күп еллар балаларны тәмле сыйлары белән сөендереп торучы Гүзәл апабызның туган көне. Бөтен хезмәттәшләре исеменнән аны туган көне белән котлыйбыз. Аңа эшендә уңышлар, гаилә тынычлыгы, балаларының, оныкларының хөрмәтен тоеп, озак еллар яшәвен телибез!
-
Бакчабызда-"Нэуруз"бэйрэме. 23.03.2019Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!Язгы яңа елыбыз,Яңа елда туры булсын,Нурлы булсын юлыбыз!