МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
| Телефон: | 88436246753 |
| E-Mail: | Dsadmeshabash.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
| Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 17 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Подача заявления на постановку на учет в детский сад 30.08.2026

- Посредством федеральной государственной информационной системы «Единый портал государственных и муниципальных услуг (функций)» (далее – ЕПГУ) (https://www.gosuslugi.ru/) (Раздел «Образование Дети»-«Детский сад»)
- Непосредственно при личном приеме заявителя в МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ (место нахождения: Сабинский район, п.г.т. Б.Сабы, ул. Школьная, дом 33 а. График работы: понедельник-пятница с 8.00 до 16.30, обед с 11.30 до 13.00 часов. Телефон: 8(84362)2-40-77. Email: roosaba@yandex.ru. Сайт: https://edu.tatar.ru/saby/saba)
- В многофункциональном центре предоставления государственных и муниципальных услуг (место нахождения: Сабинский муниципальный район, пгт. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 22. График работы: понедельник-пятница с 8.00 до 17.00. Телефон: 8(843)222-06-20. Email: mfc-kazan@yandex.ru).
-
Район күләм "Сәйяр" театр фестивале 25.02.2026

Балалрыбыз Г.Тукайның " Кәҗә белән Сарык" әкиятен сәхнәләштереп 3 нче урынга лаек булдылар
-
20.02.2026

Бакчабызда 23 февраль көне уңаеннан, әтиләребезгә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.Әтиләребезне котлап матур җырлар, шигырьләр,биюләр биедек. Кызыклы,күңелле уеннар уйнадык.Балалар узләре ясаган бүләкләрне әтиләренә бүләк итттелар.Бәйрәм бик күңелле булды.
-
15 нче февраль герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне! 16.02.2026

15 нче февраль герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне!
Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое, татар халкының горурлыгы, каһарман шагыйре.
Ул 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылының матур бер гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса Җәлил - балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик күп әсәрләр иҗат иткән шәхес. Без аның әсәрләрен бик яратып укыйбыз.
Аның шигырьләре дус, бердәм, тугырылыклы, намуслы булырга өйрәтә, үз өстеңә алган вазыйфаларны төгәл үтәргә өнди.
Муса Җәлил – безнең тыныч тормышыбыз. Халкына башын салган, бик күп батырларның берсе. Безнең туган җиребезне яклап сугышка кергән һәм яшьли һәлак булган. Без каһарманнарны онытмыйбыз, хәтерлибез!
Герой -шагыйрь М. Җәлилнең тууына 120 ел,шул уңайдан балалар бакчасында Муса Җәлилнең шигырьләрен укыйбыз дип исемләнгән квест-уен үткәрелде. Балалар бик теләп катнаштылар. -
Минем хокукларым 31.01.2026

Балаларда әхлакый сыйфатлар, әти-әнигә хөрмәт тәрбияләү.Балаларның гаиләдәге хокуклары турындагы белемнәрен ныгыту. Аларның ялга, уенга хокуклы булуларын аңлату. Балаларга дус булырга кирәклеген төшендерү, аларда дуслык, әхлаклылык хисләре тәрбияләү. Кеше бер-берсе белән, нинди милләттән булуына карамастан, туганнарча аралашып яшәүгә хокуклы булу төшенчәсен бирү.
-
"Юный мастер-2026" 21.01.2026

Нуруллина Нәргизә Раил кызы "Юный мастер-2026"конкурсының "Укытучы-логопед" номинациясендә катнашып 2 нче урынга лаек булды. Алга таба да Нэргизэгэ зур унышлар телибез.
-
“Чангы юллары" 20.01.2026

“Чангы юллары"
Без бүген балалар белән чаңгыга бастык.Бу көнне балалар түземсезлек белән көттеләр.Шуу теләкләре бик зур иде.Чаңгы шуу күнекмәләрен ныгыттылар, аякны параллель куярга өйрәнделэр, саф һавада күңелле ял иттелэр. -
Кышлаучы кошлар коне/ День зимующих птиц. 15.01.2026

Кышлаучы кошлар коне/ День зимующих птиц.
«Кышлаучы кошлар көне» дигән Бөтенроссия экологик бәйрәм ел саен илебездә 15 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу көнне Россиянең күп кенә шәһәрләрендә “Кошларны ашат» акциясе уза. Бу бәйрәм Россия экологик календаре буенча нәкъ 21 ел элек – 2003 нче елның 15 гыйнварында барлыкка килгән.
Балалар бакчасынында «Кышлаучы кошлар көне» дигән экологик - танып белү көне узды. Белем бирү эшчәнлеге барышында балалар безнең җирлектәге кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыттылар һәм тулыландырдылар: кошлар белән бәйле шигырьләр тыңладылар, табышмакларга җавап эзләделәр, «кош» рәсемнәрен карадылар, кышкы вакытта кошларга кеше ярдәме кирәклеге һәм кошларны ашату кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Ә алган барлык белемнәрен һәм осталыкларын зур рәхәтлек урамда күрсәттеләр: балалар бакчасы кошларына кунакчыл ашханә оештырдылар. Җимлекләрне азык белән тулыландыру балаларда күпме шатлык һәм соклану уятты -
27.12.2025

Бакчабызда,Яңа ел бәйрәме️ шаулап, гөрләп узды.Яңа ел яңа уңышлар, шатлыклар, исәнлек, тынычлык алып килсен



Балаларыбыз сау-сәламәт булсыннар

-
23.12.2025

Балалар белән кышлаучы кошларга җимлекләр куйдык.Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык - аларның иң явыз дошманы икән. 10 песнәкнең бары тик 2се генә кышны исән-сау чыга ала.
Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Кошлар елына ничәшәр миллион кортларны юк итә. Матур итеп сайраулары белән безне сөендерә. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.
Кошлар - безнең якын дусларыбыз. Кышын аларга ярдәм кулы сузыйк!








