Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Йомшак су, йөгрек су..." күңел ачу чарасы. 25.03.2017

Бүген уртанчылар төркеме балалары атна темасы буенча йомгаклау чарасында су белән тәҗрибәләр ясадылар. Аларга килгән тылсымчы үзенең тылсымлы таягы белән суны төрле хәләткә кертергә булышты. Тәҗрибәләр ясау балаларга бик ошады.
-
Бүләк! 25.03.2017

Балаларны сөендереп, район башлыгы - авылдашыбыз Рәис Нургали улы Минниханов бакчабызга "Манара"("Башня") уены бүләк итте. Балаларның шатлыклары йөзләрендә елмаю булып балкыды. Бу уен балаларның фикерләү сәләтен үстерергә, кул чуклары мускулларын ныгытырга, дус-тату уйнау күнекмәләре формалаштырырга ярдәм итә.
-
"Әллүки"дә кунакта. 24.03.2017

Бүген "Әллүки" балалар бакчасында балаларны икетеллелеккә өйрәтү буенча район тәрбиячеләре семинары булды. Икенче кечкенәләр төркеме балалары "Йомры күмәч" әкиятен яңача сәхнәләштереп уйнап күрсәттеләр.
-
"Мойдодыр" 24.03.2017

Бүген балалар язучысы Корней Иванович Чуковскийның "Юындыр" әсәре буенча эшләнгән мультфильм карап фикер алыштык. Балалар юынырга яратмаучылар белән нинди хәлләр булганын, су белән дус булырга кирәклеген аңладылар.
-
Су - яшәү чыганагы. 23.03.2017

Бу атна дәвамында зурлар төркемендә яшәү чыганагы булган су турында өйрәндек: балалар гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша суның үзенчәлекләрен ачыкладылар. Суның әһәмиятен билгеләделәр. Чишмә-сулыкларга, суга сак караш тәрбияләнде.
-
Суның төрле халәте. 22.03.2017

Балалар уйнаганда да бик күп ачышлар ясый.
-
Танып белү шөгыле. 21.03.2017

Бүген уртанчылар төркеме балалары танып белү шөгылендә "Яз бүләкләре" темасын өйрәнделәр. Алар яз фасылы турында белемнәрен тулылындырдылар.Яз җибәргән гөрләвекләрдә үз куллары белән ясаган көймәләр дә йөздерделәр.
-
Поздравляем! 20.03.2017

Поздравляем победителя II тура Всероссийского интеллектуального турнира способностей "РостОК-UnikУм" - Байметова Амира. Он получил Диплом III степени. А остальные участники турнира получили Сертификаты участника. Желаем всем удачи во всем!
-
Тәҗрибә үткәрү. Суган утырту. 20.03.2017

Балалар төрле тәҗрибәләр ясарга бик ярата. Тәҗрибәләр балаларның логик фикер йөртү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү йөзеннән суган утырттык. Ай дәвамында балалар су сибеп, күзәтү үткәреп нәтиҗә ясаячаклар.
-
Сулар ага, бозлар китә, кошлар кайта җылы яклардан 18.03.2017

Бу атнада кечкенәләр һәм уртанчылар катнаш төркеме балалары белән яз фасылы, җылы яктан кайтучы кошлар турында сөйләштек, җырлар, шигырьләр өйрәндек һәм рәсемнәр ясадык.











