Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 44 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Витаминлы җиләк-җимешләр 29.01.2021

Витамин һәм микроэлементлар организмны ныгытып кына калмый, ә артык авырлык, стресс һәм психик авырулардан да саклый. Шуңа күрә җәй буе бакчадагы яшелчә, җиләк-җимеш ашап, организмны ныгытырга кирәк. Зурлар төркеме шул турыда сөйләшеп, төсле кәгазьләрдән витаминлы җиләк-җимешләрне кисеп ябыштырдылар.
-
Тәрбиячеләр семинары 28.01.2021

Бүген бакчабызда тәрбиячеләрнең район күләм семинары булды. Биш авылдан килгән тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклаштык. Кечкенәләр төркеме балалары кунакларга кар белән тәҗрибәләр үткәреп, нәтиҗәләр ясадылар. Тәрбияви кагыйдәләрне дә өйрәнделәр.
-
Тәрбиячеләр семинары 28.01.2021

Зурлар төркемендә математик күаллауны формалаштыру буенча балалар квест уен уйнадылар. Сигез тукталыштан торган, үз эченә бик күп сораулар, биремнәр алган уен булды ул. Балалар бик мавыгып барлык биремнәрне дә башкарып бардылар, белемнәрен төрле яклап күрсәттеләр.
-
Туган телем - татар теле 21.01.2021

«Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Бу мәсьәләгә зур игътибар биреп, киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм», — диде Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Шул уңайдан оештырылган #декадародныхязыковРТ хештегында бакчабызның 45 баласы һәм 3 педагогы флешмоб белән катнашты.
-
Урамда күңелле! 21.01.2021

Балалар урамда төрле уеннар да уйныйлар, кыска чаңгылар белән шуарга да тырышалар: егылалар да, тагын торалар, егылалар да, тагын шуалар. Куңелле дә соң кыш көне урамда!!!
-
Урамда! 21.01.2021

Кыш ае салкын булса да,
Бирешмибез без аңа.
Салкыннарны куа-куа,
Шуабыз чаңгы, чана!
-
Суган утыртабыз
18.01.2021
Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар бүген тәңрибә ясап, туфракка суган утырттылар. Алга таба карап, күзәтеп торачаклар.
-
Әбиемнең серле сандыгы 16.01.2021

Сандыкта халкыбызның буыннан-буынга тапшырылган күңел байлыгы саклана.Анда чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулыклар, матур бизәкле читекләр саклана. Зурлар төркеменә йөрүче балалар серле сандыкта ниләр барлыгын барладылар бүген. Һәр әйбергә аңлатма биреп, чигелгән бизәкләрен күреп, сокландылар.
Хәтерләүдән курыкмагыз сез!
Үткәнегезне онытмагыз сез.
Белегез сез ерак бабаларның,
Ничек итеп көн иткәнен..
Ни иккәнен,ни чиккәнен,
Нинди җырлар,нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
-
Әбиемнең серле сандыгы 16.01.2021

Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы...
Әби-бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Бер ачасы иде,ачасы.
Әбиемнең күңел сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
-
Туган телем кебек назлы, җыйрдай моңлы татар телем 15.01.2021

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Безнең “Саф чишмэ” балалар бакчасы “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” на үзенең еллык эш планын төзеде. Январь аеннан бирле шушы планга нигезләнеп балалар, әти-әниләр, мәктәп, мәдәният йорты, авыл халкы белән кулга-кул тотынышып бик куп бәйрәмнәр, ачык шөгыльләр, экскурсияләр, әңгәмәләр үткәреп киләбез. Бакчабызда кече яшьтән туган телгә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбиялибез. «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»н ачу тантанасын «Туган телем кебек назлы, җырдай моңлы татар телем» исеме астында ачып җибәрдек. Татар балалар бакчасы булганлыктан, халкыбызның көнкүрешенә, бәйрәмнәренә, гореф-гадәтләренә, йолаларына, җыр-биюләренә, милли уеннарына һәрдаим басым ясалып килә. Быел инде балаларга үз милләтебезне тагын да киңрәк, баерак итеп өйрәтүне максат итеп куйдык.






