Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 44 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Урманнарны саклыйк! 13.04.2021

Урманнар янынна үткәндә яки табигать кочагына чыккач, һәркайсыбыз урманнарның искитмәле матурлыгына сокланабыз. Ә бит агачларны да бармак очы кадәр орлыктан үстерәләр, ә урманнарны булдыруга күпме көч түгелә. Белгечләр фикеренчә, янгын очракларының 80 проценты кеше факторы белән бәйле. Туган илебезнең иң зур байлыгы булып урман тора.Кеше гомере буе табигатьтән файдалана. Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә. Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда. Табигатьне саклау өчен без үз бурычыбызны үтәргә тиеш. Әйдәгез, бергәләп табигать сагына басыйк!
-
Кәгазь көймә 13.04.2021

Шарлавыкта
кәгазь көймә
бөтерелеп
агып килә,
үзе җитез,
үзе актыр —
бәлки, миңа
сәлам-хаттыр.
Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар кәгазьдән көймәләр ясадылар.
-
Космонавтика көне 12.04.2021

Космос кешене һәрвакыт кызыктырган. Башка планеталарда тереклек , һава бармы икән соң? Моннан йөз ел элек Калуга шәһәрендә яшәгән укытучы Константин Эдуардович Циолковский йолдызларны телескоптан күзәтергә яраткан һәм аларны өйрәнгән. Ул башка планеталарга очып барырлык очу аппараты уйлап таба. Тик аны ясарга мөмкинлеге булмый. Үзенең фәнни китапларында аларның сызымнарын , фикерләрен язып калдыра. Күп еллар үткәч, илленче елларда конструктор Сергей Павлович Королёв җитәкчелегендәге галимнәр космик спутник ясыйлар. Аны космоска җибәреп карыйлар. Очу уңышлы үтә. Шуннан соң алар галәмгә спутникта этләр җибәреп карыйлар. Лайка, Белка, Стрелкалар белән дә бу очышлар да уңышлы үтә. Галимнәр уйлап тапкан ракеталар ярдәмендә галәмгә Җирнең беренче ясалма иярченнәрен, Айга һәм башка планеталарга автомат станцияләр җибәрәләр. Шуннан соң гына галәмгә кешеләр оча башлый. Галәмгә очкан кешеләрне космонавтлар дип атыйлар. Юрий Алексеевич Гагарин – иң беренче космонавт. Ул 1961 нче елның 12 нче апрелендә “Восток” кораблендә кешелек тарихында беренче тапкыр Җир тирәли очыш ясый. Ул 108 минут оча. Хәзер космонавтлар космик станцияләрдә озаклап яшиләр һәм эшлиләр. Биредә алар фәнни тикшеренүләр үткәрәләр. Медицина һәм техник күзәтүләр алып баралар, Җирнең өске өлешен өйрәнәләр, ураган, тайфуннарның якынлашуын, һава торышын төгәл билгелиләр, радио – телевизион космик элемтәне тәэмин итәләр. Менә нинди авыр һәм кызыклы космонавт эше.
-
Космонавтика көне 12.04.2021

Бер минут тик тормыйм:
Оста рәссамчы мин.
Самолёт та ясыйм,
Космолёт та ясыйм.
Хәзер ясап ташлыйм.
Я, кайсыннан башлыйм?
Эшләп бирәм җырлап, чынлап.
Менә сезгә – “Восток”,
Бусы булыр – “Восход”.
Ә монысы – “Ал таң”,
Үзем уйлап тапкан
Яңа космик кораб...
Йолдызларга карап,
Бер очармын җырлап, чынлап.
-
Табигать уяна 10.04.2021

Язның матур көнендә
Күзәт әле, иренмә —
Көне буе эш кайный
Бөҗәкләрнең илендә. -
Утренняя подзарядка 07.04.2021

7 апреля - Всеминрный день здоровья. И наш детский сад принял участие в данном мероприятии и провели флешмоба "Утренняя подзарядка". Зарядка не сложная, не требующая специального оборудования, очень интересная, зажигательная и настраивающая на позитив.
-
Сыерчыклар килгән 06.04.2021

Яз җиткәнен белгәннәр,
Сыерчыклар килгәннәр,
Ояларны күргәннәр,
Сайлап-сайлап йөргәннәр.
Без ясаган ояны
Икесе бик яраткан.
Алмасын дип башкалар
Саклашалар чиратлап…
Сәлам биреп аларга
Ерактан ук сызгырдык.
Сәлам биреп алар да
Шундый итеп сызгыра:
Хәтта бездән уздыра.
-
Кояш көлеп карый безгә! 03.04.2021

Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла.
Елгаларда бозлар ага
Диңгез ягына.
Зурлар төркеменә йөрүче балалар көндәлек урамга чыгып, язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтәләр, әңгәмәләр коралар.
-
Язгы табигать 03.04.2021

Кеченәләр төркеменә йөрүче балалар белән даими табигатьтәге үзгәрешләр турында әңгәмәләр алып барыла.
-
Светофор 02.04.2021

Разноцветных три кружочка:
КРАСНЫЙ светит – ПОДОЖДИ
И на ЖЁЛТЫЙ – СТОЙ, дружочек,
На ЗЕЛЁНЫЙ свет – ИДИ!
Светофор даёт советы,
Как дорогу перейти.
Пешеходу в деле этом
Лучше друга не найти!






