Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Новости
"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере 1нче көн
Опубликовано: 01.06.2026Бүген Эзмә урта мәктәбе каршында оештырылган "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли башлады.
Мәктәп яны лагере - һәр бала өчен аерым бер вакыйга. Бу яңа маҗаралар, танышулар һәм якты тәэсирләр башы.
Лагерьның беренче көне Россия флагын күтәрү һәм гимн җырлау белән башланып китте. Балалар отрядларга бүленделәр. Шулай ук бүгенге көн күңелле уеннар һәм күңелле тәэсирләр көне иде! "Отряд стенгазеталары" конкурсы барышында һәр отряд фантазияларын эшкә җигеп берсеннән-берсе матур газета-плакатлар тәкъдим иттеләр. Мәктәбебезнең тәрбия эшлшре буенча директор киңәшчесе Алсу Марсовна оештырган "Балачак карнавалы" дигән мастер-класс балалар күңеленә серле һәм мавыктыргыч чара булып кереп калды. Төшке аш алдыннан һәр отрядта лагерь кагыйдәләре һәм традицияләре белән дә таныштырулар, юл йөрү кагыйдәләре буенча чаралар уздырылды. Тәмле төшке аштан соң Балаларны яклау көне уңаеннан барлык отрядлар катнашында Сабантуй уеннары оештырылды.
К списку новостей







