Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Лагерьда 19нчы көн 22.06.2019
1941 елның 22 нче июне – һәммәбезгә дә таныш дата. Бу көнне, алсу таң атканда, туган илебезгә немец-илбасарлары һөҗүм иткән. Алсу таң канлы таңга әйләнгән. Авылыбыздагы барлык ир-егетләрне сугышка озатканнар, күбесе яу кырында ятып калган. Безнең якты тормышыбыз, бәхетле киләчәгебез өчен үзләрен аямыйча көрәшкән батыр якташларыбызны беркем дә, беркайчан да онытырга тиеш түгел. -
Лагерьда 19нчы көн 22.06.2019

Бүген көнебез саф һавада узды. Обелискка чәчәкләр салганнан соң, кече Сабантуй оештырдык, халкыбызның яратып уйнала торган уеннарын уйнадык. Ә саф һавада төшке аш - үзе бер рәхәт! Көнебез сизелми дә үтте.
-
Лагерьда 18нче көн 21.06.2019

22нче июнь - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан обелискка салу өчен чәчәкләр ясау, "Табигать әлифбасы" дигән экологик уен, биюләр һәм күңелле уеннар белән тагын бер көнебез артта калды.
-
Лагерьда 17нче көн 20.06.2019

Бүген көнебез бик күңелле һәм мавыктыргыч булды - башкалабыз Казан шәһәрендә экскурсиядә булдык.
-
Лагерьда 16нчы көн 19.06.2019

"Үзем ясыйм!" дип аталган остаханәдә укучыларыбыз кәгазьдән, пластилиннан төрледән - төрле әйберләр ясадылар, әзер эшләрдән күргәзмә оештырылды. Болынга экскурсиягә чыгып, табигать кочагында ял иттеләр.
-
Лагерьда 15нче көн 18.06.2019

Бүген лагерьда театр көне булды. Укучыларыбыз гадәти булмаган костюмнар әзерләп килде, әкиятләрдән төрле өзекләр куелды.
-
Лагерьда 14нче көн 17.06.2019

Укучыларыбыз өчен тагын бер көн артта калды. Иртәнге аштан соң "Кем иң акыллы?" конкурсы уздырылды, җиңүче укучылар билгеләнде. Саба районы җәмгыяви инспекторы Исхакова А.Р. тарафыннан җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмәдә үткәрелде. Саф һавада төрле хәрәкәтле уеннарда да укучылар актив катнашты.
-
Лагерьда 13нче көн 15.06.2019

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында Эзмә ФАП фельдшеры Шәйхетдинова Г.Ш. укучыларыбыз белән профилактик әңгәмә үткәрде. Айлыкның дәвамы итеп "Без сәламәт тормыш яклы" дип аталучы флешмоб оештырылды. Төшке аштан соң укучыларыбыз белән ГТО фестивале уздырылып, нәтиҗәләр ясалды.
-
Лагерьда 12нче көн 14.06.2019

Лагерьдагы көнебез бүген күңелле һәм файдалы экскурсияләргә бай булды.Укучыларыбыз Сатыш авылы музей - мәдрәсәсендә, районыбыз үзәгендә булдылар. 14нче июнь - Бөтендөнья донорлар көне буларак, мәктәбебезнең педагог - оештыручысы, почетлы донор Зиганшина Н.С. укучыларыбыз белән очрашу оештырды.
-
Лагерьда 11нче көн 13.06.2019

Бүген лагерьга йөрүче укучыларыбыз белән үткәрелгән "Мин үзенчәлекле" дип аталучы тренинг барысына да ошады. Шулай ук милли спорт төрләре буенча ярышта, саф һавадагы күңелле уеннарда укучылар бик актив катнашты.







