Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере 6нчы көн 06.06.2023

"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең 6нчы көне. Бүген лагерьда РУС ТЕЛЕ көне. Күп кенә чаралар бөек рус язучысы А. С. Пушкинга багышланган иде. Балалар командаларга бүленеп Пушкин иҗаты буенча төзелгән интерактив күңел ачу чарасында һәм Пушкин әкиятләре геройлары парадында катнаштылар. Отрядларда "Любимые герои сказок А. С. Пушкина" дип аталган коллажлао ясадылар. Тәмле төшке аштан соң саф һавада китаплар укыдылар, уеннар уйнадылар.
-
"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере 5нче көн 05.06.2023

"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең 5нче көне. Иртәнге аштан соң балалар Эзмә җирлегендә урнашкан тарихи Калатауга сәяхәт кылдылар.
-
"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере 4нче көн 04.06.2023

"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең 4нче көне. Иртәнге аштан соң балалар "Имин җәй"дип аталган юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган уенда катнаштылар.Аннары "Алдынгылар хәрәкәте"нә багышланган күмәк иҗади чара гөрләп узды.Отрядлар 13 төрле юнәлеш буенча чыгышлар әзерләделәр, Балалар һәм яшьләр оешмасы турында видео карап, әлеге оешманың нәрсә белән шөгелләнүе турында әңгәмә кордылар.
#изминскаясош -
"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере 3нче көн 03.06.2023

"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең 3нче көне.
Бүген бездә зур бәйрәм, "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү мәктәп яны лагере ачылышы булып узды. Әлеге чарада балаларыбыз бик актив катнаштылар. Төшке аштан соң саф һавада спорт белән шөгелләндек, уеннар уйнадык. -
"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере 2нче көн 02.06.2023

"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең 2нче көне.
*Сәләмәтлек диагностикасы, Эзмә ФАПында кунакта.
*Туризм түгәрәге
*"Коррпуциягә юк!" плакатлар конкурсы
*Робототехника түгәрәге
*Эзмә мәдәният йортына экскурсия -
"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере 2нче көн 02.06.2023

"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең 2нче көне.
*Сәләмәтлек диагностикасы, Эзмә ФАПында кунакта.
*Туризм түгәрәге
*"Коррпуциягә юк!" плакатлар конкурсы
*Робототехника түгәрәге
*Эзмә мәдәният йортына экскурсия -
"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере 1нче көн 01.06.2023

Менә җәй җитте. Мәктәпләрдә укулар тәмамланды. Көннәр озыная, төннәр кыскара. Кояш елмая. Бал кортлары чәчәчкләрдән бал җыялар. Төрле күбәләкләр шул чәчәкләргә куналар. Урманда, болында кошлар сайрый. Табигать матурлана. Балаларның көтеп алган җәйге каникуллары башланды. Алар җәйне бик яраталар, чөнки җәен алар ял итәләр, мәктәп каршында эшләүче лагерьларга йөриләр.
Эзмә урта мәктәбе каршында оешкан "Дуслык" ял һәм сәләмәтләндерү лагерендә 80 бала, ә "Кырмыска" ял һәм хезмәт лагерендә 8 бала ял итәчәк. Лагерьдә балаларның һәр иртәсе линейка үкәрү һәм зарядка ясау белән башлана. Аннан соң аларны ашханәдә иртәнге кайнар аш көтә. Ашаганнан соң, һава торышына карап, балалар төрле уеннар, мавыктыргыч чараларда катнашалар.
Бүген, 1 июнь мәктәп яны лагерының 1нче көне. Тәмле иртәнге аштан соң балалар "Уңай мөхит" операциясендә катнаштылар. Һәр отряд үз кабинетын бизәде. Отрядларга исемнәр, девиз һәм җырлар сайланып стенгазеталар чыгарылды. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп инструктажлар үткәрелде. Аннары Балаларны яклау көненә багышланган "Алтын балачак" дип аталган күңел ачу чарасы уздырылды. Туклыклы төшке аштан соң балалар лагерь ачылышына әзерлек эшләрен башладылар. Шулай ук балалар өчен "Мы за безопасность на дорогах" дигән рәсем конкурсы оештырылды. Ахырдан отрядларда "шәмчекләр" уздырылды. Укучылар үзләренең фикерләре һәм лагерьның беренче көндә булган хисләре белән уртаклаштылар, алдагы көнгә планнар кордылар. -
Родительский контроль питания 15.05.2023

15 мая 2023 года в МБОУ "Изминская СОШ Сабинского муниципального района РТ" был осуществлён родительский контроль организации горячего питания обучающихся. Комиссия родителей проверила соответствие приготовленных блюд утвержденному меню, санитарное состояние обеденного зала, соблюдение графика приёма пищи. Было отмечено, что рацион питания соответствует меню. В обеденном зале столы накрыты для обучающихся по классам. Сотрудники столовой соблюдают гигиенические требования при работе в столовой. Замечаний со стороны родителей не было.
-
Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын! 09.05.2023

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле милләттәшләр!
Илебез Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 78 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек.
Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел…
Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә! -
Митинг посвященный 78 летию Великой Победы. 08.05.2023

День победы — это самый великий праздник для нашей страны, народа и для наших детей, это история, которую важно помнить. По традиции в селе Измя прошел митинг , посвященный 78 – ой годовщине Победы.







