Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Дулкыннар-2019" 15.02.2019

Бүген Балалар иҗат үзәгендә күренекле татар язучысы, галим-фольклорист Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган “Дулкыннар-2019” республика бәйгесенең район этабы үтте. Әлеге бәйгедә мәктәбебез укучылары да катнашып, призлы урыннар яуладылар. 4 нче сыйныф укучысы Ахметханова Алинә (җитәкчесе: Рахимуллина Ч.А.) вокал-соло номинациясе, уртанчылар төркемендә 1 нче урынга, 3 нче сыйныф укучысы Шаймуллин Ислам (җитәкчесе: Шаймуллина Л.Г.) рәсем номинациясе, кечкенәләр төркемендә 3 нче урынга һәм 7 нче сыйныф укучысы Шарафиева Таңсылу (җитәкчесе: Галимҗанов И.А.) рәсем номинациясе, зурлар төркемендә 3 нче урынга лаек булдылар. Афәрин, котлыйбыз! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
-
Җәлил мәңгегә безнең күңелләрдә 15.02.2019

Укучыларга патриотик тәрбия бирү, аларны илебезгә лаеклы гражданнар итеп тәрбияләү максатыннан, Явлаштау урта мәктәбендә бик күп чаралар үткәрелә. Бүген үткәрелгән чара герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме белән бәйләнгән.
-
II регионара фәнни-гамәли конференция 15.02.2019

15 нче февраль көнне мәктәбебезнең фәнни эш белән шөгыльләнүче укучылары Кукмара районының 3 нче номерлы мәктәбе уздырган “Фән һәм кеше” дип исемләнгән регионара фәнни-гамәли конференциядә катнашып, урыннар яулап кайттылар. Түбәндәге укучыларга һәм укытучыларга рәхмәт җиткерәбез һәм алга таба да яңа ачышлар ясауларын теләп калабыз: 1 нче сыйныф укучысы Мөхлисуллина Әминә, 3 нче сыйныф укучысы Шамилов Ильмир, 4 нче сыйныф укучысы Ахметханова Алинә, 6 нчы сыйныф укучылары Галиева Айзилә, Ахметова Азалия, Ахметханова Гөлинә, 7 нче сыйныф укучылары Шакирова Айзилә, Габдрахманова Ләйсән, 8 нче сыйныф укучысы Якупова Эльвина (җитәкчеләре: Шакирова М.М., Хазиева Р.Х., Зарипова Р.Ф., Фаваризова Г.Г., Ахметова С.В., Рахимуллина Ч.А., Фахертдинова Г.Н., Ярмиева Г.М., Галимзянова Г.Г.). Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Математика укытучылары семинары 14.02.2019

Мәктәбебездә математика укытучыларының район семинары булып узды. Семинарда ачык дәресләр һәм класстан тыш чара күрсәтелде.
-
"Лыжня России-2019" 08.02.2019

-
"Иң шәп әйдаман-2019" 08.02.2019

Бүген Балалар иҗат үзәгендә "Иң шәп әйдаман-2019" бәйгесенең йомгаклау туры үтте. 8 нче сыйныф укучысы Галимҗанов Нурсил әлеге бәйгедә катнашып, "Самый добрый и отзывчивый вожатый" номинациясендә җиңүче булды. Афәрин, котлыйбыз!
-
Мәктәбебездә-чит ил кунагы 06.02.2019

Мәктәбебезгә Нигериядән килгән, хәзерге вакытта КФУ студенты Prudence Attonoumbo кунак булып кайтты. Ул укучылар белән инглиз телендә аралашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Әлеге очрашу бик җанлы һәм күңелле үтте.
-
Файдалы очрашу 05.02.2019

Мәктәбебездә Саба районы башкарма комитеты вәкиле Альбина Раифовна Исхакова, югары сыйныф укучылары белән хокук бозуларны кисәтү максатыннан, әңгәмә үткәрде.
-
Тимераякта шуу күңелле 02.02.2019

-
Гражданнар җыены 02.02.2019

1 нче февраль көнне Явлаштау авыл җирлегендә гражданнар җыены узды. Җыенда район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре катнашты. Җыен барышында халыкка республиканың һәм районның стратегик үсеше чагылдырылган видеоролик күрсәтелде. Җирлек башлыгы Ринат Нуриев үзенең чыгышында җирле үзидарәнең һәм җирлектәге оешмаларның эшчәнлеге турында сөйләде, алга таба эшләнәсе эшләргә тукталды. Районнан килгән белгечләр үз өлкәләрендә булган үзгәрешләр, кертелгән яңалыклар белән таныштырдылар, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.










