Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245
-
Ел тәрбиячесе -2013 конкурсы дәвам итә. 13.02.2013

"Ел тәрбиячесе -2013" конкурсында катнашучы "Шатлык", "Әллүки", "Алтынчәч", Тимыршык балалар бакчалары финалистлары безнең бакча базасында белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр. Аларга алга таба да уңышлар телибез!
-
ҖИР ШАРЫ БУЙЛАП СӘЯХӘТ. 08.02.2013

Пәнҗешәмбе көнне балалаларга атна темасы буенча “Җылы як хайваннары” темасына презентация күрсәтелде. Соңыннан балалар “Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган мультфильмын карадылар.
-
ТӨРЛЕ ХАЛЫК БИЮЛӘРЕ. 08.02.2013

“Җир шары буйлап сәяхәт” темасын йомгаклап, “Төрле ил халыклары биюләре” концерты үткәрелде. Балалар татар, рус, һинд, мексика, африка, украина, чегән, удмурт биюләрен башкардылар. Концерт барлык балаларга да бик ошады.
-
ЧУНГА- ЧАНГА БИЮЕ. 08.02.2013

КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕ БАЛАЛАРЫ ЧУНГА- ЧАНГА БИЮЕН БИК МАТУР ИТЕП БИЕДЕЛӘР. КОСТЮМНАР ӘЗЕРЛӘГӘН ӘТИ- ӘНИЛӘРГӘ ЗУР РӘХМӘТ!
-
Ут белән шаярма! 01.02.2013

"Куркынычсызлык" темасын йомгаклап, бакчабыз тәрбиячеләре балалар өчен "Ут белән шаярма!" театры куйдылар. Атна буе өйрәнгән белемнәрен ныгыттылар. Ахырда театрдан алган тәэсирләр белән уртаклашып, әңгәмә кордылар. Балалар театрны бик ошаттылар.
-
Янгын сүндерү машинасы. 01.02.2013

"Куркынычсызлык" темасы буенча мәктәпкә әзерлек төркеме балалары контурга янгын сүндерү машинасы әвәләделәр.
Шырпы сызма, учак якма
Өлкәннәрсез беркайда.
Шаярулар һәрвакыт
Зур бәлага китерә.
-
Спортны яратабыз. 01.02.2013

Физкультура шөгылендә
Чаңгы шуып керәбез,
Бассейнда йөзәбез,
Тенниска да өлгерәбез,
Бозда хоккей уйнап албыз.
Быел универсиада елы ,
Шуны әйбәт беләбез.
Спорт белән бик дус булгач,
Без бер дә авырмыйбыз
Сәламәтлек – иң зур бәхет!-
Шуны яхшы аңлыйбыз.
-
Эш тәҗрибәсе белән уртаклашабыз. 31.01.2013

31 январь көнне безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре «Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячеләренә математика шөгылен оештыру, белем бирү эшчәнлеген ФГТ таләпләренә туры китереп оештыру буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
Өйрәнүләр үткәрелде. 30.01.2013

28 январьдан бакчабызда “Куркынычсызлык” атналыгы башланып китте. Атналык дәвамында ГО һәм ЧХ буенча норматив документлар өйрәнүне дәвам ителә, искеләре яңартыла, планнар төзелде, техник әсбаплар әзерләнде, эшчеләргә инструктажлар үткәрелде.
30 январь көнне янгын вакытында, экстремаль очракларда үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, янгын сүндерү чаралары белән таныштыру максатыннан бакчабызда өйрәнүләр оештырылды. Инглиз теле бүлмәсендә шартлы “Төтен чыгу” сигналы булуга, барлык балалар 14 минут эчендә күрше бина ишек алдына эвакуацияләнделәр. Өйрәнүләрне тиешенчә, дөрес итеп оештырган өчен барлык эшчеләргә телдән рәхмәт белдерелде.
-
Хәерле юллар! 25.01.2013

21 январьдан- 25 январьга кадәр “Юл йөрү кагыйдәләре” атналыгы үткәрелде. Атналык дәвамында тәрбиячеләр өчен “Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү планын ФГТ буенча язу тәртибе“ темасына мастер- класс үткәрелде.
ГИБДД вәкилләре белән очрашу үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп зурлар төркеме «Шалкан» әкиятен ЮЙК темасы буенча үзгәртеп, башка төркемнәргә күрсәттеләр. Театр бик кызык булды.
Урамда балалар белән җәяүле юлы буенча сәяхәтләр үткәрелде. «Минем хыялдагы машинам» темасына балалар арасында рәсем конкурсы үткәрелде.
Юлларыгыз һәрчак уң булсын! Хәвеф- хәтәрләргә очрамагыз!












