Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Наблюдения на прогулке 03.05.2017

Воспитатель по обучению русскому языку Мавлявиева Л.Ас детьми подготовительной к школе группы во время прогулки провела наблюдение за живой и неживой природой. Дети закрепили знания о деревьях и кустарниках. Рассказали о перелетных птицах. Наблюдали за небом. Воспитатель рассказала детям о том, что небо – это воздух, который окружает нашу землю. Воздухом дышат люди, животные, растения. Что воздух можно услышать, если его выпустить из воздушного шара и увидеть, если опустить комочек земли в воду – пойдут пузырьки.
В конце прогулки дети с удовольствием играли в игру «Грачи».
-
03.05.2017
Бакчабызда шөгыльләр төрле формада үтә. ФДББС таләпләрен, балаларның участокта шөгыль үткәрик дигән теләкләрен искә алып, бүген мәктәпкә әзерлек төркеме (Тәрбияче: Шамсутдинова Л.М) балалары төркемендә математика һәм рус теле шөгыльләре урамда, бакча территориясендә үткәрелде. Математика шөгылен участокта нинди геометрик фигуралар күрәсез? дигән сорау белән башлап җибәрдек. Нинди агачлар үскәнен, аларның саннарын белдек. Ничә сыерчык оясы барлыгын санау, нинди геометрик фигуралар кулланып ясалганнарын игътибар белән күзәтү балаларга бик ошады.
-
Сәламәтлекне ныгытабыз 02.05.2017

“Кыңгырау” балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм авыруларга каршы торучанлыкны арттыру йөзеннән чыныктыру чаралары даими алып барыла. Шуларның берсе – тамакны тозлы су белән чайкау 2 нче кечкенәләр төркемендә гадәткә кертелде.
-
"Язгы урман" конкурсында җиңүчеләр 28.04.2017

Бу атна дәвамында “Урман –җиребезнең матурлыгы, байлыгы!” темасына эшчәнлекләр үтте. Балаларда урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү; кешеләр тарафыннан табигатьне сакларга кирәклеге турында нәтиҗә чыгара белү, логик фикер йөртә белү сәләтен үстерү; урман, андагы тереклек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен аңлату эшләре алып барылды.Йомгаклау чарасы итеп төркемнәр арасында “Язгы урман” коллектив (кисеп-ябыштырып) картина ясау конкурсы оештырылды. Җиңүчеләребезне дә билгеләдек, алар - 2 кечкенәләр, уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре.
-
“Урман-безнең байлыгыбыз” 28.04.2017

Колач җәеп каршы ала,
Сулышларны киңәйтә.
Кайчак ул караңгы, шомлы,
Исемен аның кем әйтә?
Урман – купме җырлар җырланган да, шигырь юлларына салынган. Бакчабызда бу атнада “Урман-безнең байлыгыбыз” темасы буенча сөйләштек. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбияче Шамсутдинова Л.М) кисеп ябыштыру шөгылендә урман ясау өчен төрле агачлар кисеп ябыштырып, коллектив эш эшләделәр. Балаларда игътибарлылык, әйләнә-тирә табигатькә карата сакчыллык, миһербанлык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү, агачларның төрләрен танып белү, кисеп ябыштыру шөгыленә кызыксыну уяту максат итеп алынган иде. Балалар белән башта “Агачны танып бел” дигән дидактик уен уйналды. Ә соңыннан инде үзләренә ошаган агачны кисеп ябыштырдылар. Һәрберебез бер агач утыртса да, күпме әһәмияткә ия икәнлегенә төшенделәр. “Урманнарны саклыйк!” дигән девиз астында шөгылебезне тәмамладык
-
Милли почмакта 27.04.2017

Татарстан-күпмилләтле республика. Төрле милләт вәкилләре республикабызда бер-берсенең бәйрәм- йолаларын хөрмәт итеп дустанә мөнәсәбәттә гомер кичерәләр. Балалар бакчасы кече яшьтән үк балаларны милләтләр дуслыгы традицияләрендә үстерүне максат итеп куя. Шушы максаттан “Кыңгырау” балалар бакчасында милли почмак булдырылды. Әлеге почмакта татар һәм рус милләтенең тормыш-көнкүреш мөһите чагылыш тапкан. Бүген икенче кечкенәләр төркеме балаларын тәрбияче апалары Хайриева Гөләрия Таһировна милли почмак белән таныштырды, балалар барлык әйберне зур кызыксыну белән күзәттеләр.
-
Тукайның туган көне! 26.04.2017

Үткән атнада Габдулла Тукай иҗаты белән танышып, аның әсәрләре аша балаларга телебезнең матур, татлы, аһәңле, моңлы икәнлеген аңлаттык. Габдулла Тукай әсәрләрендә туган җиргә, аның табигатенә, кешеләренә тирән мәхәббәт сугарылган. Аның әсәрләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танырга, татар халкының гореф-гадәтләрен, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, игелекле, мәрхәмәтле, миһербанлы һәм тыйнак булырга өйрәнә. Балаларыбыз -шигырь, җыр-бию, әкиятләр аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрергә өйрәнделәр. Ә бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Мухаметшина С.С. белән Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан матур бәйрәм оештырдылар.
-
Кунакта урман җәнлекләре! 25.04.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары янына сөйләм устерү белем бирү эшчәнлегендә урман җәнлекләре кунакка килделәр. Тәрбияче апалары Хамидуллина Резеда Ринатовна белән алар урман җәнлекләренең тән төзелеше, аларның туклану ризыклары белән таныштылар. Ял итү моментында үзләре дә куян булып сикерделәр, аю булып йөрделәр.
-
Урманда Тукай геройлары 24.04.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Якупова Г.Г белән язгы урманга "сәяхәт"кә чыктылар. Эшчәнлек вакытында урманга аның тереклек ияләренә карата сакчыл караш тәрбияләнде. Балалар шөгельне урманда яшәүче Габдулла Тукай геройларыннан коллаж ясап төгәлләде .
-
Районный фестиваль иностранных языков 21.04.2017

Бүген иҗат үзәгендә балалар бакчалары арасында төрле номинацияләр буенча инглиз телендә фестиваль уздырылды. “Шигырь “ бәйгесендә мәктәпкә әзерлек төркеменнән Галимов Инсаф һәм Закиров Айзат 1 урынга лаек булдылар, зурлар төркеме “Театр” бәйгесендә чыгыш ясап сертификат белән бүләкләнделәр.












