Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Сәяхэт 07.09.2017

2 нче кечкенәләр төркеме балалары физкультура шөгылендә тәрбияче Гараева Ә.М. б\н берлектә ял паркына бардылар. Балалар агачларга сокланып,тирә юньне күзәттеләр. Соңыннан “Кояш һәм яңгыр” дигән уенын уйнадылар.
-
Математика иленә сәяхәт 06.09.2017

Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Мухаметшина С.С. белән “көймәгә” утырып Математик сәяхәткә бардылар.Бер санын танырга һәм аны нокталар буенча язарга өйрәнделәр.Бер һәм ике саннарының ничек барлыкка килүенә төшенделәр һәм аларны чагыштырып карадылар.Преметларның зурлыгын - иң биек ,тәбәнәгерәк,иң тәбәнәк төшенчәләрен ныгыттылар.
-
“Әз, күп, бер” төшенчәләре 05.09.2017

Бүген 5 сентябрь көнне икенче кечкенәләр төркеме балалары математика шөгылендә “Әз, күп, бер” төшенчәләрен өйрәнделәр. Кызлар чәчәк, малайлар бал кортлары маскалары киеп, төркемдә кызларның күплеген белделәр.
-
"Парлап йөрүдә" күнектерү 04.09.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары, тәрбиячеләре Хазиева А.Х. белән саф һавага чыккач "Парлап йөрү" күнекмәләрен ныгыту өстендә эш алып бардылар. Балалар бу төр йөрү белән бик канәгать калдылар.
-
Белем бәйрәме! 04.09.2017

Бүген безнең бакчада Белем көненә багышлап бик матур бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмгә кунак булып домовенок Кузя килде. Ул балаларның белемнәрен тикшерде, мәктәп турында табышмаклар әйтте, эстафета уйнатты. Балалар аңа шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биеп күрсәттеләр. Бәйрәм флешмоб белән бетте.
-
Беренче педкиңәшмә 31.08.2017

Бүген бакчабызда “Балалар бакчасының яңа 2017-2018 уку елында эш юнәлеше, куелган максатлары”темасына педкиңәшмә үтте.
Педколлектив балалар бакчасының еллык эш планын, оешкан белем бирү эшчәнлегенең сеткасын, көндәлек режимын, педагогларның тематик-перспектив планнарын раслады; яңа уку елында тәрбия һәм белем бирү процессы барышында, төрле яңа алымнар кулланып, балаларның сәламәтлеген ныгыту, мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен үстерү,дәүләт телләрен өйрәтүне камилләштерү буенча эшләү юлларын сайлады.
-
Туган илем - Татарстан 28.08.2017

Яшәсен, үссен
Мул Татарстан!
Туган илебезгә,
Туган илгә дан!
Бу җырны җырлый
Татарлар, руслар
Без барыбыз да
Мәңгелек дуслар.
Бу атна Татарстан Республикасы көненә багышлана. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Мавлявиева.Л.А әңгәмә үткәрде. Балалар Татарстанның символлары,Татарстан флагының төсләре турында, гербында нәрсә сурәтләнгән, беренче президенты турында сөйләштеләр. Әңгәмә вакытында балалар милли ризык, кием, уеннарны искә алдылар.
-
Ясле төркеме участокта 24.08.2017

Бакчабызның иң нәни балалары ясле төркем бүлмәсендә генә түгел, участокта да уйнарга бик ярата. Тирә-юньне күзәтә-күзәтә уенчык сайлый алар. Комны иләк аша иләү ,кечкенә көрәк белән тау өю бигрәк тә ошый үзләренә.
-
"Агач -җимеше белән, кеше-эше белән" 23.08.2017

“Агач- җимеше белән, кеше- эше белән”, диләр татар халкында. Балаларны хезмәт сөючән итеп үстерү, шушы мәкальнең асылына төшендерү безнең бакчабызның төп максатларының берсе. Уртанчылар төркеме балалары да кечкенәдән тәрбияче һәм кече тәрбияче апаларына булышып, табигать почмагындагы балыкларны,гөлләрне тәрбияләп эш сөяргә өйрәнеп үсәләр.
-
Августовская конференция 23.08.2017

В рамках августовской конференции работников образования Сабинского муниципального района, оформили выставку по направлению "Методические разработки педагоговДОУ, за что получили благодарность.












