Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264
-
Экологик белем бирү акциясе 17.01.2013

Мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячесе Ахтямова Р.М."Урман дусларыбыз - чыршылар" темасы буенча түбәндәге чаралар үткәрде. Әңгәмә: "Үсте чыршыбыз урманда"; экологик уеннар: "Яхшы - начар", "Экологик чылбыр"; экологик әкият уку: "Чыршы кызы турында моңсу әкият"; иҗади сәнгать( кул эше) "Күркәләрдән әкияти персонажлар"
-
Лыжная прогулка 15.01.2013

Эх, күңелле чаңгыда,
Рәхәт нурлы кояш нурында!
Рәхмәт, Сезгә барыгызга,
Безнең өчен кайгыртуыгызга.
-
Саф һава-тәнгә дәва" 15.01.2013

Чаңгыда да шуабыз,
Чанада да шуабыз-
Шулай чирне куабыз.
-
Чыршы утлары яктысында 30.12.2012

Яңа ел белән сезне! Җиһанның барлык почмакларында, бар дөньяда иске елга йомгак ясалып, яңа планнар корыла. Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2013 нче ел аяк атлый. Безнең коллектив Яңа елны зур уңышлар белән каршылый. Иң зур эшләребезнең нәтиҗәсе балаларның сау – сәламәт булуы. Менә 29 декабрь көнендә дә районыбызның башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов балалар бакчаларының эшчәнлегенә, ясалган кар сыннарына йомгак ясап : “Барлык балалар бакчалары ел саен бик актив, бала тәрбияләү белән беррәттән, кар сыннары ясауны да, тәрбия чарасы икәнен аңлап эшлиләр, аларга уңышлар, сәламәтлек, бәхет, шатлык телим” – дип теләкләрен теләде. Әйе, коллектив югары бәяләнде. Ур –ра! Безгә 2 урын бирелде. Бу 1 урынга тиң. Ур- ра!
-
Безгә бүген Кыш бабай Зур бәйрәм бүләк итте. 30.12.2012

Нинди гаҗәп:
Бар кешегә бәйрәм бүген
Бар да матур киенгән.
Яңа елда җирне бизәп,
Гүя энҗе сибелгән.
Кыш бабай: И –и-и оланнарым, быел бигрәк зур үскәнсез. Мине зарыгып көткәнегез өчен зур рәхмәт. Күчтәнәчләрем сезгә.
Исәнмесез, оланнарым.
Минем матур алмаларым,
Зур улларым, зур кызларым,
Иң кадерле күз нурларым
-
Конкурста җиңдем 28.12.2012

Балаларга утның куркыныч көч булуын, саксыз кулланганда фаҗигаләргә китерүен аңлату мксатыннан Бөтенроссия ирекле пожар җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан игълан ителгән “Янгын куркынычсызлыгы тематикасы буенча район күләмендә үткәрелгән ” Иң яхшы рәсем һәм аппликация “ конкурсында Саба № 2 “Әллүки” балалар бакчасынының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Идиятова Ильвина 3 нче урынны алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз
-
"Универсиада - 2013" 27.12.2012

Карчәчәк: Кар буранда тудым мин,
Кар биләүдә үстем мин.
Кар биләүләрдә үстем мин,
Кар сулары эчтем мин.
Кыш бабай: Кызым, Карчәчәк, җырлый – җырлый нәрсә эшләп йөрисең?
Карчәчәк: И, бабакаем, Кар бөртекләремне тараттым, бөтен дөньяны бизәп йөри-йөри “Әллүки” дигән могҗизалы бакчага килеп чыктым. Бабакаем син белмисеңме, аңлатып бирмисеңме?
Кыш бабай: Әйе, кызым, бу Универсиада шәһәрчеге. Аны “Әллүки” балалар бакчасы коллективы кардан безнең бәйрәмгә килешебезгә ясап куйган. Онытмагансыңдыр бит, быел Татарстаныбызның башкаласы Казанда җәйге “Универсиада – 2013” оештырыла. Ә “Әллүки” коллективы бу ярышка Яңа елдан ук әзерләнгән инде.
-
Флаглар 27.12.2012

Карчәчәк: Бабакаем, киртә буенда нинди флаглар ясалган анда?
Кыш бабай: ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада 12000 спортсмен 170 илдән катнашыр дип көтелә. Менә кызым, киләсе районнар, илләрнең флаглары инде бу. Татарстан,Саба, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Россия, Швейцария, Сингапур һ.б. илләрдән спортсменнар катнашачак. Аларны ипи, тоз белән каршы алырлар.
-
Талисман 27.12.2012

Карчәчәк: Әнә, тегендә биектә баскыч өстендә нинди песи баласы басып тора соң?
Кыш бабай: Кызым, ул Универсиада Талисманы – канатлы Ак Барс баласы Юни, Татарстан Республикасы символы. Менә болар Универсиада символлары:
Логотип- Универсиада, Россия, Казан, 2013 һәм 5 йолдыз – 5 континентны аңлата.
Эмблема – латин хәрефе Uнинди дә булса спорт мероприятиесенең символикасы, тюльпан – татар орнаменты, яңарыш, җәй атрибуты, яшәрү, үсеш, бәхет, шатлык символы.
Карчәчәк: Бабакаем, Казанда кызыл автобуслар йөри дип ишеткән идем, менә монысы шулмы инде.
Кыш бабай: Кызым, менә моны күр әле. Метрода йөри торган электропоездда девиз язылган “ U are the World” Ул ике мәгънәгә ия: “Ты – это мир”, “Универсиада – это целый мир”.
-
Уеннар 27.12.2012

Карчәчәк:Универсиадада нинди уеннар оештырылачак соң? Анысын да беләсем килә бит. Менә монда минем урман дусларым: куяннар, аюлар, бүреләр нәрсәдер эшлиләр түгелме?
Кыш бабай: И, кызым, син күр әле куян белән бүре теннис уйныйлар, аюлар дуңгызлар белән футбол, кар бабайлар хоккей, балык йөзү ярышында, фил җиңел атлетика, крокодил гимнаст, песи кегли белән, төлке обручлар белән, куян кар бабай белән чаңгыда ярыша, елан шуыша, бака гер күтәрә.









