Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Түбәтәй бизибез!" 09.10.2018

Уртанчылар төркемендә кисеп- ябыштыру шөгыле.
Максат:
– балаларда туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү;
– балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам итү;
– татар орнаменты мотивларын (яфрак, ләлә, мәк, кыңгырау, тукранбаш, кәнәфер) искә төшерү һәм кабатлау;
– читек силуэтында орнамент мотивларыннан бизәк төзергә өйрәтү;
– мөстәкыйль рәвештә бизәк төзү сәләтен үстерү;
– җилем белән пөхтә эш итүне үзләштерү. (Сайфутдинова Г.З.).
-
Юбилярны котлыйбыз! 08.10.2018

Хөрмәтле Рәзилә Набиулловна! Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле. -
"Көзге байлык" 08.10.2018

Балалар бакчасында әти – әниләр белэн берлектә кабактан ясалган композицияләргә, үзенчәлекле кабакка кургәзмә оештырылды. Берсеннән-берсе үзенчәлекле, күз явын алырлык төрле эшләнмәләр арасыннан иң-иңнәрне ачыклау жюрига җиңелләрдән бирелмәде.Шул ук композицияләр белэн «Кабакбай»район конкурсында да катнаштык.(Тәрбияче:Солтанова Г.Г.)
-
"Хәрәкәт үстерү" 07.10.2018

Иң кечкенәләрнең икенче кечкенәләр төркемендә хәрәкәт үстерү шөгыле. (Сайфутдинова Г.З.).
-
# KabakBay 06.10.2018

6 октября наш детский сад принял активное участие в Республиканском фестивале "Праздник Тыквы "KabakBay", где были награждены сертификатом и дипломом за участие.
-
Экскурсия в г.Казань 06.10.2018

6 октября коллектив детского сада "Эллуки" съездили на экскурсию в г.Казань.
-
"Әби -бабай кунакка килде" 05.10.2018

Хөрмәтле өлкәннәребезне искә алу өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла.Бездә нәниләребез белән ”Әби бабай безгә килгән “дип исемләнгән чара уткәрдек. Бу бәйрәм ничек барлыкка килгәнен барыбыз да беләме? 1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайларга һәрчак тиешле игътибар җитеп бетми . Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк! (Тәрбияче:Солтанова Г.Г)
-
Зурлар төркемендә җыелыш 04.10.2018

Бүген зурлар төркемендә әти - әниләр җыелышы булып узды. Әти - әниләр 2018-2019 нчы уку елына куелган укыту-тәрбия бурычлары белән таныштылар. Көн дәвамында балаларны тәрбияләү процессында уңай шартларның булуын, аларның мөстәкыйль эшчәнлектә кулланылуы әйтелде. "Уйнамагач та көлмәгәч" дигән темага доклад укылды. Балаларның уеннарына әти -әниләрнең игътибар итүләре соралды. Җыелыш төркем тормышын сөйләп тәмамланды. (Хайрутдинова Г.М.)
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә төркем җыелышы 03.10.2018

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә әти -әниләр җыелышы булып узды. Ул балаларны мәктәпкә әзерләү темасына багышланган иде. Әлеге җыелышта башлангыч сыйныф укытучысы Фәридә Вакиповна чыгыш ясады һәм әти - әниләргә үзенең киңәшләрен бирде. Бакчабыз мөдире Сабирова Эльвира Фаритовна яз көне үткәреләсе диагностика буенча сөйләде. Үткәрү тәртибе, ничек әзерләнергә кирәклеген аңлатып үтте. (Ахтямова Р.М.)
-
Бәйрәм белән, Өлкәннәребез! 02.10.2018

Бүген - Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык. Сезне тагын бер тапкыр Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!Сезгә ныклы сәламәтлек,чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез! Сез булганда гына безнең өйләребез һәрвакыт ачык тора, йозакның нәрсә икәнлеген дә белми; сез булганда гына өстәлләребездән кайнар чәй өзелми.Сез- дөньяда иң сабыр йөрәкле кешеләр. Йөзләрегез җыерчыклы булса да, сез оныкларыгыз өчен иң сөйкемле матур кешеләр; кулларыгыз кытыршы булса да, оныкларыгыз өчен алардан да йомшак куллар юк; билләрегез бераз бөкрәеп торса да сездән дә күркәм кеше юк.
Бәйрәм белән ,сезне, Өлкәннәребез!









