муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Праздник осени 09.10.2015

Дарит осень чудеса,
Да еще какие!
Разнаряжены леса
В шапки золотые.
На пеньке сидят гурьбой
Рыжие опята,
И паук – ловкач какой! –
Тянет сеть куда-то.
-
Юбилеең белән!!! 09.10.2015

Бүген бакчабызда озак еллар пешекче булып эшләүче Ризванова Люция Хәкимҗан кызының олуг бәйрәме юбилее булып үтте. Люция Хәкимҗан кызын күркәм бәйрәме белән котларга Саба муниципаль районы Башкарма Комитеты мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белегче Гумерова Луиза Мәҗитовна килде һәм озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен Мактау Грамотасы, истәлекле бүләк тапшырды.
Люция Хәкимҗановна!!!
Шатлык тулы якты коннэр
Сина гел юлдаш булсын,
Бугенге матур мизгеллэр
Гел кабатланып торсын!
Кунелен - гел игелектэ,
Сокланып хич туймыйбыз,
Юбилей-бэйрэмен белэн
Чын кунелдэн котлыйбыз!
-
Без тимераякта шуабыз. 08.10.2015 Балаларны спорт белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтү кече яшьтән алып барылганда гына файдасы зур була. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары сентябрьнең беренче атнасында Лесхозның "Нарат" боз сараена хоккей түгәрәгенә йөри башладылар. Тренер Петр Петрович җитәкчелегендә балалар тимераякта басып тору, шуу серләренә төшенәләр, түгәрәккә теләп, кызыксынып йөриләр.

-
Концертка культпоход 06.10.2015

Бүген безнең коллектив район мәдәният йортында үткән Татарстанның атказанган артисты Хәния Фәрхи - Биктахирова, "Бәйрәм" ансамбле концертына культпоход оештырды. Хәния Фәрхи иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды, һәркемнең күңеленә үтеп керердәй матур җырларын башкарды.
-
Район күләм укытучылар көне
06.10.2015
6 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көне билегләп үтелде. Саба муниципаль районы Башкарма комитеты рәисе Миннеханов Рәис Нургали улы педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, алдынгы укытучыларны котлап Мактау Грамоталары тапшырды. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы район күләм үткәрелгән "Иң яхшы бакча" конкурсының күп группалы балалар бакчалары арасында "Иң яхшы чәчәклек" номинациясендә II урынны яулады һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идәрәсе муниципаль казна учреждениесенең Мактау Грамотасына лаек булды.
-
Укытучылар көне 03.10.2015

3 октябрь көнне Казан ТАТНЕФТЬ АРЕНА боз сараенда Республика күләм укытучылар бәйрәме билгеләп үтелде. Бу күркәм чарада бакчабыздан өлкән тәрбияче Нурисламова Миләүшә Фәрит кызы катнашты.Республиканың алдынгы педагогларын, укытучыларын, тәрбиячеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, бүләкләделәр, матур теләкләрен җиткерделәр.
-
Әбием килгән 02.10.2015

Өйгә кайтсам, өй балкыган -
Өйгә нур иңгән!
Ерак җирне якын итеп,
Әбием килгән!
Үзен ничек сагынганны
Белгән ул, белгән!
"Күрим әле кызымны" - дип
Әбием килгән!
-
Әбекәй алтыным, минем иң якыным 02.10.2015

1 октябрь өлкәннәр көне уңаеннан уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Саматова Ләйлә Исмәгыйль кызы, Фәсхиева Гөлгенә Тәлгат кызы, музыка җитәкчесе Әүхәдиева Нурания Әюп кызы белән берлектә "Әбекәй алтыным, минем иң якыным" темасына бәйрәм кичәсе үтекәрделәр. Кадерле Дәү Әниләрне, Әбиләрне котлап балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Әби, Дәү Әниләрне бәйрәм белән мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангали кызы котлап үтте. Бәйрәм татар халкының милли уеннары белән үрелеп барды, кунаклар уеннарда актив катнашытылар. Бәйрәм ахырында балалар кадерле Дәү Әниләренә, Әбиләренә котлап открытка бүләк иттеләр. Бәйрәм күңелле, матур үтте. Кунаклар үз чиратында балалар бакчасында эшләүче һәр хезмәткәрне хөнәри бәйрәмнәре белән котлады, тыңгысыз, җаваплы эштә киләчәктә дә зур унышларга ирешеп эшләүләрен, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, куанычлар теләп калдылар.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2015

Безнең "Шатлык" балалар бакчасы Байлар Сабасында иң беренчеләрдән ачылган балалар бакчасы. Шушы еллар дәверендә бакчабызда күп кеше хезмәт куя һәм еллар үтеп лаеклы ялга чыга. 1 октябрь өлкәннәр көне уңаеннан без ел саен хезмәттәшләребезне бәйрәм табынына чакырабыз. Мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна килгән кунакларны бәйрәм белән котлый һәркемгә җылы сүзен, изге теләкләрен җиткерә. Хезмәттәшләр бер-берсен сагынып торалар, күрешкәч бергә-бергә эшләгән чакларын искә алалар, хәтирәләр белән уртаклашалар. Фатыхова Хаҗәр апа үзенең иҗат җимеше шигырьләре белән таныштыра. Бәйрәм җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп бара.
-
"Корбан" бәйрәме 30.09.2015

Бүген бакчабызда Корбан бәйрәме уңаеннан зур чара үткәрелде. Балалар, хезмәткәрләр залга җыелдылар һәм Дания Әминовна җитәкчелегендә елларыбызның тыныч-имин булуына, һәркемгә исәнлек, саулык, бәхет, шатлык, куанычлар, иман байлыгы теләп дога кылдылар. Дания Әминовна шушы изге бәрәмне үткәрү турында сөйләде, балаларның белән догаларын тыңлап Дания Әминовна балаларга үгет-нәсихәт бирде, итәгатьле, мәрхәмәтле, шәфкатьле,ярдәмчел булып үсегез, - дигән теләкләрен җиткерде. Төшке аш вакытында балалар махсус корбан итеннән әзерләнгән ризыктан авыз иттеләр.












