муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 106 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
"Юлларда иминлик кирәк" 17.01.2016

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
Безне чолгап алган чынбарлык әле яңа гына дөньяга аяк баскан бала алдында үзенең күпкырлылыгы белән килеп баса. Баланың үзенчә фикер йөртүен, аңлау дәрәҗәсен, кемгә яки нәрсәгә дә булса охшатып эшләвен, кичерешләрен исәпкә алып, аны җәмгыять яшәешенә тарту безнең бурыч булып тора.
Безнең “Шатлык” балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү буенча күп эш алып барыла. Бакчабыз Байлар Сабасы бистәсенең үзәгендә урнашкан. Бакча яныннан үзәк юл уза. Шуңа күрә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү аеруча зарур. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү аларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә. Балалар бакчасында өйрәтү процессы оешкан белем бирү һәм уен эшчәнлекләрендә алып барыла. Көнкүреш, саф һавада булу, уен вакытында, көндәлек аралашу барышында балалар күп мәгълүмат туплыйлар. Әмма өйрәтү максатыннан, тәрбияче тарафыннан махсус оештырыла торган дидактик уеннар иң үтемле чара. Дидактик уен балаларны күбрәк җәлеп итә, кызыксынучанлыкларын арттыра. Уен барышында бала үзен шул ситуациягә куеп карый, фикерли, ситуациядән чыгу юлын эзли.
Зурлар төркемендә Ләйсән Хаҗиевна балалар белән сюжетлы рәсемнәр ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча педагогик ситуацияләрне чишү, "Юл билгеләре" , "Урам", "Балалар һәм юл" һ.б. уеннарны даими куллана.
-
"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" 15.01.2016

Кыш айлары җитү белән олысы - кечесе чаңгы, чаналарын алып урамга чыга. Традицияләрне дәвам итеп, быел да безнең бакча балалары чаңгы белән шуарга чыктылар.Спорт белән шөгыльләнү үз чиратында иң элек сәламәтлекне чыныктыру өчен кирәк. Балалар чаңгы белән шуарга бик яраталар, һәрберсе урамга чыгарга омтылып тора.
-
"Сказки - чудо!" 15.01.2016

Воспитанники нашего детского сада участвуют в различных конкурсах. Дети старшей группы приняли участие во II Международном конкурсе творческих работ "Сказки-чудо!" . Хасаншин Замир стал Лауреатом награжден Дипломом, а Галиакбарова Марьям - сертификатом. Желаем им дальнейших творческих успехов.
-
Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел! 11.01.2016

Урамны күзәтеп,
Ваемсызны кисәтеп
Чатта тора светофор
Сакта тора светофор.
Янып тора өч күзе
Күреп тора ич безне
Әйтеп тора өч сүзне.
– Кузгалма ! – ди, – кызыл күз.
– Сабыр! – ди, – сары күз.
– Ярый, – ди – яшел күз.
"Юлларда иминлик кирәк" атналыгы барышында балаларны юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, җәмагать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру буенча эш алып барыла. Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Гөлгенә Тәлгатовна берлектә "Светофор" ябыштырдылар.
-
"Спортивное испытание" конкурсы нәтиҗәләре 30.12.2015

Тәрбияче Аухадиева Нурания Аюповна җитәкчелегендә зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары: Халимова Илиза II-дәрәҗәдәге Диплом, Галиакбарова Мәрьям җиңүче дипломына ия булдылар. Конкурста катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
-
Чыршы, чыршы без сине - сагынып көттек ел буе 27.12.2015 Зурлар төркеме балалары чыршы бәйрәмендә Кар кызына өеннән Убырлыны чыгарырга ярдәм итеп, Кыш бабайны каршы алдылар. Кыш бабайны үзләренең һөнәрләре, җыр-биюләре белән сөендереп, шигырьләрен җиткерделәр. Бәйрәм Кыш бабай, Кар кызының уеннары белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында Кыш бабай балаларга алып килгән бүләкләрен тапшырды.

-
Хуш киләсең Кыш Бабай 27.12.2015

Бүген, бакчабызда ел буена көтеп алган чыршы бәйрәмнәре узды. Һәр төркемдә мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна балаларны, әти-әниләрне, килгән кунакларны якынлашып килүче Яңа - 2016 белән тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде. Нәниләр төркеме балаларына кунакка Кар Кызы һәм Кыш Бабай килде. Балалар музыка җитәкчеләре Диләрә Ильдусовна, Нурания Әюповна җитәкчелегендә әти - әниләр белән берлектә чыршы тирәли өйрәнелгән җыр, биюләрне башкарып Кар Кызына булыштылар, аның өеннән Убырлыны чыгарып җибәрүдә теләп ярдәм иттеләр.
-
Әйлән бәйлән-чыршылы бәйрәм 27.12.2015

Уртанчылар төркеме балалары Ләйлә Исмагиловна, Гөлгенә Тәлгатовна белән берлектә хәйләкәр Убырлы һәм Шүрәленең мәкерле уйларын сизеп Кыш Бабай, Кар кызына бәйрәмгә килергә булыштылар. Кыш, чыршы, Кыш Бабай, Яңа ел бәйрәменә карта шигырьләр, җырлар, "Кар бөртекләр", "Гномнар" биюләрен башкардылар.Балалар га гына түгел килгән кунакларга да Кыш Бабай һәм Кар кызының заманча бию башкарулары аеруча күңелле булды. Бәйрәм барышында балалар кеше әйберсенә сорамыйча кагылырга, алдашырга ярамаганлыгына төшенделәр.
-
Африка маҗаралары 27.12.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бәйрәмдә Бармалейның теләге буенча Африкага килеп чыгылыр. Африкада яшәүче халыкларның милли биюләрен башкарып пальма тирәли бәйрәм иткәндә ял итәргә килгән Убырлыны күреп алып кире чыршы янына кайту серләрен белешәләр. Бәйрәм күңелле, сюрприз мизгелләр белән үрелеп барды. Балаларның куанычын арттырып Кыш бабай, Кар кызы килде. Балаларның кыш, чыршы, Кыш бабайга карата багышланган шигырьләре, җыр-биюләре бәйрәмне ямьләндерде.
-
Яңа ел белән дуслар!!! 26.12.2015

Тылсымлы да, күңелле дә,
Бәйрәм бит ул-Яңа ел!
Өр-яңа ел, вакытларга,
Сала бит ул яңа юл!
Әй, Яңа ел, Яна ел!
Сине көтеп алабыз!
Көннәр саны кими бара,
Бәйрәм диеп янабыз.
Якты утлар җемелдиләр,
Яшел чыршы түрендә.
Яңа елда яңа хисләр,
Яңа уйлар күңелемдә.
Ак карларда ак бәхетләр,
Энҗеләрдәй сибелсен!
Өр-Яңа ел котлы булсын,
Шатлыклардан чигелсен!
Гөлфия Гизатова (Муртазина)
Бүген Байлар Сабасында үзәк чыршыны ачу тантанасы, Кыш бабайлар парады булып узды. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы да бу күркәм бәйрәмдә бердәм катнашты.











