МБДОУ- «Бигенеевский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422087, Республика Татарстан, Сабинский район, д Аккуль Бигеней ул.М .Джалиля,д.24 |
| Телефон: | +7(843)-624-85-01 |
| E-Mail: | Bigeney.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- "Бигенеевский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Гайнуллина Рафиса Нурлыгаяновна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ- «Бигенеевский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Китапханәгә сәяхәт. 10.10.2022

Китап уку, аны ярату ул кечкенәдән тәрбияләнә. Бигәнәй “Ромашка” бакчасына йөрүче балалар белән 10 нчы октябрь көнне Бигәнәй авылы китапханәсенә сәяхәт кылдык.
Китапханәче Нәзирә апа бик теләп, ачык йөз белән каршы алды үзебезне. Барыбызда игътибарны китапханәче апага юнәлтеп аннан тылсым көтәбез. Менә Нәзирә апабыз балаларга ипләп кенә, үзенә хас матур тавышы белән китап турында берничә табышмак әйтте. Балалар җанланып җавап эзләргә тотына.Кайда килгәннәрен истә тотыпмы, җавапны тиз таптылар үзләре.
Бик матур алым, зур осталык белән китапханәче апа барыбызны да шушы сихри китап иленә, аның искиткеч матур дөньясына алып кереп китте. Кыскача гына, ләкин бик аңлаешлы итеп китап язу тарихыннан башлады ул сүзен. Аннан инде китапханә тормышына алып керде. Китапханәнең ни өчен кирәклеген, аның нинди заллардан торуын, китап киштәләре һәм аның бүлекләрен аңлатканын һәр бала йотлыгып тыңлады
-
Дуслар белән күрешү көне 06.10.2022

Кош- канаты белән, кеше дуслары белән көчле.
-
Балалар сәламәтлеге көне 03.10.2022

3 октябрь - балалар сәламәтлеге көне.
-
Алар хөрмәткә лаеклы! 01.10.2022

-
Физкультура эшчәнлегендә. 28.09.2022

Уеннар ярдәмендә балаларның хәрәкәт һәм танып белү активлыгын үстерү. Каршылыкларны җиңүдә мөстәкыйльлекләрен үстерү
-
Физкультура эшчәнлегендә. 28.09.2022

Уеннар ярдәмендә балаларның хәрәкәт һәм танып белү активлыгын үстерү. Каршылыкларны җиңүдә мөстәкыйльлекләрен үстерү
-
Балалар бакчасы хезмәткәрләре көне белән! 27.09.2022

Һәр баланы үз сабые сыман
Иркәли ул сөя ярата
Хөрмәт йөзе берүк сүрелмәсен
Тәрбиячеләргә каратаЭшегезгә тугры булганыгыз өчен
Рәхмәт әйтә әти-әниләр.
Тәрбияче икенче әни дип
Юкка гына, юкка әйтмиләр -
"Халкым күңел бизәкләре" 24.09.2022

24 нче сентябрь көнне, балаларда халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Бигәнәй "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Халкымның күңел бизәкләре" дигән чара үткәрелде. Әлеге чарада балалар татар халык җырларын һәм биюләрен бик теләп башкардылар, фольклор жанрдагы уеннарда катнаштылар. Балаларга мәкальләр, әйтемнәр, җырлар тәкъдим ителде. Алар, һичшиксез, халык иҗатын эстетик яктан кабул итүне үстерүгә ярдәм итте. Әлеге чараның эчтәлеге, аның уеннары, биюләре, җырлары балаларда зур кызыксыну уятты.
-
Театрга сәяхәт. 20.09.2022

"Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән Бигәнәй мәдәният йортында булган укчы Андрей турында рус халык әкияте буенча куелган курчак театырын карарга бардык. Балаларны хезмәт сөяргә, тырыш, эшчән, бердәм, дус-тату булырга кирәклегенә бик яхшы төшендерде.
-
Мөдиребез Рәфисә Нурлыгяновнага-55! 16.09.2022

Бүген безнең газиз мөдиребез, Рәфисә Нурлыгаяновнанның юбилей көне.Рәфисә Нурлыгаяновна,сезне олы бәйрәмегез , юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.









