Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 265 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызлар!
Опубликовано: 06.03.2015
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Бүген, 6 март көнне, Сәләтле балалар мәктәбенең хатын-кызларын тәбрикләү кичәсе үтте. 6А сыйныфы укучылары әзерләгән котлау чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде. Директорыбыз – Ләйсән Ракиповна үзенең мәгънәле, изге теләкләре белән барлык хатын-кызларны котлады, ир-атлар исеменнән сүз тарих укытучысы – Хадиев Хәниф Мөбиновичка бирелде. Матур теләкләр, җырлар, шигырьләрдән соң хөрмәтле хатын-кызларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Хатын-кызлар - җир йөзен бизәп торучылар. Һәрвакытта да бүгенгедәй көләч йөзле, чибәр, ягымлы, бәхетле, шат һәм сәламәт булсагыз иде. Тыныч тормыш, якты киләчәк, бәхетле әниләр, әбиләр, апалар булып озак еллар яшәргә язсын!
Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!
К списку новостей








