Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 265 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Якташыбызның картиналар күргәзмәсе
Опубликовано: 15.11.2014
Мәктәптә яңа күргәзмә эшли башлады. Хәзер 2 этаждагы картиналар галереясын якташыбыз Нуриев Фансаф Яхъя улының иҗади эшләре бизи. Әлеге күргәзмәне укучылар да, укытучылар да кызыксынып һәм сокланып күзәтәләр.
Автор турында кыскача белешмә:
Нуриев Фансаф Яхъя улы 1973 нче елның 7 мартында Татарстан Республикасы Саба раойны Көек авылында туган. Тимершык урта мәктәбендә укыганда ук, рәсем ясау, агач эшкәртү, табигый материаллардан төрле сыннар иҗат итү белән мавыга. Белем алуын да шушы юнәлештә дәвам итә: Казан сәнгать училищесына укырга керә. Училищены уңышлы тәмамалап, Эзмә урта мәктәбенә рәсем, сызым һәм хезмәт укытучысы итеп билгеләнә. Шул ук вакытта район үзәгендәге балалар Иҗат Йортында сәнгать түгәрәген җитәкли.
Нуриев Фансаф Яхъя улы бик күп пейзажлар, натюрмортлар, портретлар авторы. Аның яраткан темалары: табигать күренешләре, кешеләрнең рухи халәте, тормыш фәлсәфәсе турында уйланулар.
Хәзерге вакытта рәссам “129” янгыннар сүндерү бүлегендә хезтәм итә. Гаиләсендә тормыш иптәше Лилия белән 3 бала үстерәләр.
К списку новостей








