• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: Oniks.Shkola@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «ЦО ОНИКС»
Руководитель: Мубаракшина Лейла Масгутовна
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 265 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

Өлкәннәр көне

Опубликовано: 01.10.2014

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
1 октябрь  көнне безнең мәктәптә дә олылар көненә багышланган кичә булып узды. Мәктәпкә кичәгә олы укытучылар чакырылган иде. Кызыклы концерт номерлары, ялкынлы катнашучылар кадерле олы укытучыларыбызның күңелен җылытты. Мәктәбебез директоры Ләйсән Ракиповна һәм мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты председателе Гулязова Гөлнәзирә Мөдәрисовна тәбрикләү сүзләре әйттеләр. Бу кызыктыргыч та, матур һәм күңелле мизгелләрнең берсе иде.
Безнең мәктәп коллективы янәдән олыларны шушы матур бәйрәм белән кайнар тәбрик итә. Аларга озын гомер, саулык-сәламәтлек, балалар игелеге телибез.
Сызламасын газиз җаннарыгыз,
Сызласа да аяк кулларыгыз.
Озын гомер бирсен сезгә ходай
Рәнҗемәсен кыз һәм улларыгыз
Еллар үтә диеп борчылмагыз
Еллар үтү берни түгел ул
Сау- сәламәт булып озак яшәү-
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.



К списку новостей