Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 265 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Нәүрүз - яңа көн
Опубликовано: 29.03.2014
Нәүрүз - яңа көн, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Безнең ата-бабаларыбыз элек Нәүрүз бәйрәм иткәннәр. Укучылар, яшьләр йорттан йортка кереп, Нәүрүз әйтеп йөргәннәр, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Бу яшьләр өчен үзенә күрә күңел ачу чарасы булган. Салкын кышның китүе, ямьле яз килүенә шатлану.
29 нчы март көнне, без мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары белән Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек. Класстан-класска ишек шакып, теләкләр әйтү, күмәкләшеп җырлау, бию, уеннар уйнау – укучыларга бик ошады. Бәйрәмебезнең төп кунагы – Нәүрүзбикәнең килүе, шигырьләре аша теләкләрен җиткерүе, укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды. Кичәбез җыелган ярмалардан пешерелгән ботка ашау белән тәмамланды.
К списку новостей








