Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 265 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Бибарцева Тәскирә Хасановнаның хәлен белеп кайттык
Опубликовано: 25.03.201425 нче март көнне “Сәләтле балалар мәктәбе” укучылары һәм укытучылары белән берлектә районыбызның сугыш ветераны, 41 ел гомерен укытучы һөнәренә багышлаган – Бибарцева Тәскирә Хасановнаның хәлен белеп кайттык. Олы яшьтә булуына карамастан, Тәскирә апа безне көләч йөз белән каршы алды. Сугыш вакыты хатирәләрен күңелендә яңартып, күз яшьләре аша безгә дә җиткерде. Әңгәмәне дәвам итеп, без аның прожектор полкында хезмәт иткәнен белдек. 1942 нче елда, сугышның иң дәһшәтле чорында землянкада ничек Партияга алынуын, Муса Җәлил белән таныш булганын, аның тарафыннан беренче тапкыр “Ватан” сүзен ишеткәнен, Сталинны үз күзләре белән күргәнен, “Ватан сезне беркайчан да онытмас!” дигән сүзләрне әйткәнен ул бүгенгедәй хәтерли. “Чыннан да, онытмый бит, менә сез килдегез!”- дип, шатланды. Бергә фотосурәткә төшеп, рәхмәтләребезне әйтеп, без кайтырга чыктык. Ул да безне өй алдына кадәр чыгып, озатып калды.
К списку новостей








