Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 265 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
"Татар егете - 2026"
Опубликовано: 04.04.20263 апрель көнне IX Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең йомгаклау этабы булды. Әлеге этапта, 160 укучы арасыннан югары күрсәткечләр белән, мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Галимуллин Рәзил катнашты. Егетләр, кызлар сайлап алу этабының 3 турын үтеп (сочинение язу, онлайн – әңгәмә, видео - визитка) финалга чыктылар.
Җюри финалистларга төрле сораулар биреп, белемнәрен сынады. Татар дөньясының үткәне, гореф-гадәтләре, шәхесләре турында сөйләшу алып барылды.
«Туган авылым» комплексында өлеш ясау буенча мастер-класс узды, егет-кызлар парлашып өлеш пешерделәр. Егетләр эчлеген ясадылар, ә инде кызлар тышлыгын. «Ни өчен шулай?»- дигән сорауга җавапны Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызы: «Гаиләдә төрле вакытлар була, хатын-кыз авырып китсә, эш белән каядыр китсә, ир кеше балаларга нәрсә дә булса пешереп ашатырга тиеш. Бу эш хатын-кызныкы гына дигән сүз түгел, билгеле, хатын кыз да ир-ат эшенә кушылып китәргә мөмкин».
Соңрак сынаулар Казан шәһәре Вахитов районы «Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбендә дәвам итте. Биредә егетләр спорт төрләрендә, ә кызлар татар биюе буенча көч сынаштылар. Баллар билгеле булгач катнашучылар хөкемдарлар белән әңгәмә узды.
Катнашучы егет-кызлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында да булдылар. Биредә аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы сәламләде һәм үзенең котлауларын җиткерде.
Көнне йомгаклап, финалистлар Илгиз Зәйниевның пьесасы буенча куелган «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» спектаклен карадылар.
Шушы барлык этапларда югары нәтиҗәләр күрсәтеп Рәзилебез дипломант исеменә һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.
К списку новостей








