Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 265 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 361 362 363 364 ( 365 ) 366 367 368 369 370 >>
-
“Ихлас күңелдән, үзем турында үзем” 19.12.2013

Бүген, 19.12.13 көнне, 5б сыйныфы укучылары белән мәктәбебезнең педагог-организаторы – Мингазова Гөлия Шамилевна “Ихлас күңелдән, үзем турында үзем” исеме астында җыен уздырды. Әңгәмә барышында укучылар “Кояшлы ил” исеме белән аталган балалар оешмасының девиз, җырларын искә төшерделәр, уеннар уйнадылар, сыйныфташларының уңышларын, кимчелекле якларын барладылар.Үзләрен борчыган сорауларга җавап табырга тырыштылар. Гомумән, әңгәмәбез күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
-
Бәйрәм якынлаша!!! 19.12.2013

Бу көннәрдә мәктәп территориясендә бәйрәмчә ыгы – зыгы: кемдер бәйрәм газетасы ясый, кемдер кардан сын ясый, җыр, бию өйрәнәләр, матур рәсемнәрдән күргәзмә эшләнде. Кыскасы, һәр кеше дә Кыш бабайны көтә. Һәм бүген ... көтмәгәндә мәктәпкә Кыш бабай һәр Кар кызы килде. Алар һәр сыйныф бүлмәсенә кереп, балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар. Әлеге сюрприз һәр кешегә дә бик ошады.
-
Кешене яхшылык бизи 14.12.2013

Декабрь аенда, Саба «Җәмигъ» мәчете мулласы Зарипов Тимербай абый инициативасы белән Арча районында яшәүче күп балалы гаиләгә ярдәм оештырылды. Әлеге изге эштә безнең мәктәп укытучылары да бик теләп катнашты. Укытучылар көче бәлән тиз арада кием – салым, уку кирәк – яраклары җыелып әлеге гаиләгә тапшырылды. Изге эштә катнашкан барлык кешегә рәхмәтебезне белдерәбез. Янәшәдәгеләргә һәрвакыт шулай игътибарлы, ярдәмчел булсак иде.
-
Яңа ел якынлаша 13.12.2013

Урамда тәңкә-тәңкә кар ява... Барлык дөнья аклыкка төренде. Димәк, һәрберебезнең күптән көтеп алган бәйрәме – Яңа 2014 нче ел якынлаша. Шушы уңайдан мәктәбебездә дә җанлылык сизелә башлады. Укучылар мәктәпне, сыйныфларын Кыш бабабыз килүгә бизиләр, сыннар ясарга әзерләнәләр, газета чыгару өчен материаллар туплыйлар һәм "Бал маскарад” хакында фикер алышалар. Әлбәттә, бәйрәмнең төп бизәге булган яшел чыршы да мәктәбебез түрендә балаларның җыр-биюләрен тамаша кылырга көтеп утыра. Котлы булсын ЯҢА ЕЛЛАР. Зур уңышлар, шатлык - куанычлар, сәламәтлек кенә алып килсен.
-
Исследования наших первоклассников 13.12.2013

Где находится шестой океан? Почему идёт снег? Когда жили динозавры? Эти и другие интересные темы исследовали наши первоклассники вместе с учителями и родителями. В ходе работы они нашли много полезной информации, оформили презентации, научились выступать на публике. Самые лучшие работы будут отмечены грамотами на предновогодней линейке.
-
"Новый взгляд" 12.12.2013

В рамках работы научного общества учащихся "Новый взгляд" в нашей школе начались выступления учеников 5-7 классов. Работы, представленные жюри, имеют широкую направленность и охватывают все учебные предметы. Радует, что все учащиеся 5-7 классов активно включились в эту работу. Надеемся, что они все продолжат свои исследования, обогатив практическими опытами, источниками информации.
-
Инглизчә “Кызыл калфак” 12.12.2013

12 декабрь көнне Сәләтле балалар мәктәбе тәрбиячеләре, 1 сыйныф укучылары белән берлектә, Байлар Сабасының 5 балалар бакчасында (“Әллүки”, “Шатлык”, “Кыңгырау”, “Алтынчәч”, “Бәләкәч”) кунакта булып кайттылар. Бу сәяхәтнең максаты бакчага йөрүче балалар белән якыннанрак танышу, аларда чит телгә карата кызыксыну уяту иде. Мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар инглиз телендә куелган “Кызыл калфак” (“Little Red Riding Hood”) әкиятен бик кызыксынып карадылар. Алар һәр геройны алкышларга күмеп каршы алды. Үзләренең дә шулай инглиз телендә сөйләшергә өйрәнәсе килү теләкләрен җиткерделәр. Ә без үз чиратыбызда аларны мәктәбебезгә белем алырга чакырдык.
-
Традиция 11.12.2013

Доброй традицией стало перед Новым Годом украшать пришкольную территорию снежными фигурами. Сказочные герои, волшебники и колдуньи, лесные жители заселяются на время в школьном дворе. Учащиеся, родители, учителя -все с радостью принимают участие в этом проекте. Работа кипит, несмотря на холод и снегопад.
-
Давайте поможем птичкам выжить! 09.12.2013

Человека, где бы он ни находился, - в лесу, в поле или на берегу водоема – постоянно окружают птицы. В народных сказках и поверьях птица – символ света, радости, счастья. Но птицам тоже нужна помощь. С наступлением зимы им становится все труднее добывать корм и поэтому в начале зимы наш 2 А класс изготовил кормушки для птиц. Кормушки получились просто замечательные! Мы развесили их на деревья около школы. Теперь каждый день кто-нибудь из нас приносит птичкам корм: зерна, семечки, хлеб. Мы всем классом наблюдаем завтрак птиц. Давайте поможем птичкам выжить!
-
Волейбол 07.12.2013

7 декабрь көнне, Байлар Сабасы спорт бинасында программага кертелгән ярышларның чираттагысы – волейбол булып утте. Безнең укучыларыбыз зонада 1 урын яулап, әлеге ярышта катнашу бәхетенә ирештеләр. Команда составы: Хисамутдинова Эльвина, Магсумов Нияз, Гилязетдинов Булат, Мавлявиев Зульфат, Шарафутдинов Ренат, Габдрахманова Камиля, Гилемшина Ландыш (җитәкчесе Вафин Л.Р.). Алар бу ярышта 3 урынга лаек булдылар. Командага грамота, акчалата буләк тапшырылды. Җиңучеләребезне чын куңелдән котлыйбыз.








