Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 265 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Профилактика гриппа 21.10.2019

-
Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары зона семинар-киңәшмәсе. 18.10.2019

Бүген, 18 нче октябрь көнне, мәктәбебездә “Саба муниципаль районында милли мәгарифне оештыру үзенчәлекләре” дип исемләнгән мәгариф идарәсе муниципаль органнарының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучылары өчен зона семинар-киңәшмәсе булды. Семинар киңәшмәнең программасы төрле чараларны үз эченә алды. Республикабызның төрле почмакларыннан килгән кунакларны ачык йөз, тәмле тел белән каршы алып, мәктәбебездә туган телебез – татар теленең тоткан дәрәҗәсе күрсәтелде. Семинар - киңәшмәдә төп игътибар мәктәбебездә туган тел дәресләрен ничек кызыклы, заманча, яңа технологияләр кулланып укытып булуына юнәлдерелде. Татар теле һәм әдәбиятының югары квалификацияле укытучысы Галимҗанова Сания Вәгыйз кызы “Исемнәрнең ясалышы” (6 нчы сыныф), Шәмсетдинова Ләйсән Тимергали кызы “Хәзерге заман хикәя фигыль” (7б сыйныфы), башлангыч сыйныф укытучылары Бәширова Фәридә Фәрит кызы “А.Солтан “Көз” (3 нче сыйныф), Шакирҗанова Ләйсән Рәшид кызы “Исем сүз төркеме” (4 нче сыйныф) дигән темаларга ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләрдә төрле эш алымнары һәм яңа мәгълүмати чаралар кулланылды. Шулай ук тәҗрибә уртаклашу максатыннан Галимҗанова С.В., Шәмсетдинова Л.Т. “Заманча диктант төрләре”, Салихова А.Р., Садыйкова Г.И. “Мин татарча сөйләшәм” дип исемләнгән остаханәләр үткәрде. Кунак булып килгән укытучылар бик теләп остаханәләрдә катнаштылар, фикер алыштылар, үзләренә яңалык ачтылар.
-
Милләтебезнең киләчәге безнең кулларда! 18.10.2019

Бүген мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучылары республикакүләм семинары эшчәнлеге барышында милли темаларга багышланган квест-тукталышлар оештырылды. “Милли йолалар” тукталышы борынгы заман татар йорты рухында бизәлгән иде. Укучылар кунакларга татар халкының өлкәннәрне олылап яшәвен, татарларда сөлгенең тоткан урыны, татар хатын-кызының тырышлыгын чагылдырган театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. “Милли моңнар” тукталышында халкыбызның милли көйләре курай моңы аша җиткерелде. “Милли бизәкләр” тукталышына татар милли орнаментларын кулланып, төрле эшләнмәләр иҗат итүче Лилия һәм Фәрит Вафиннар гаиләсе чакырулы иде. Алар кунакларны үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Мәктәбебез укучылары арасында Мөхәммәтова Сафия дә татар бизәкләре белән кызыксына. Ул әлеге бизәкләрне кулланып, заманчалаштырылган киемнәр тегү белән шөгыльләнә, шул хакта кунакларга сөйләде. “Мозаика сәнгате” түгәрәгенә йөрүчеләр дә эшләнмәләрендә татар язучыларының әсәрләрен чагылдыралар, милли рухта иҗат итәләр. Алар кунакларга эш барышын да күрсәттеләр. Татар халкы элек-электән кунакчыллыгы белән аерылып торган. “Милли ризыклар” тукталышында килгән укытучылар моңа тагын бер кат инандылар, биредә алар милли ризыклардан авыз иттеләр. Укучыларга милли тәрбия бирудә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өлеше зур. Бу өлкәдәге эшчәнлекләре дәвамлы, файдалы булсын! Халкыбызның данлы үткәнен, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен, моңын, туган татар телебезне онытмыйк, саклыйк һәм киләчәк буынга җиткерик.
-
“Тамчы-шоу” 17.10.2019

Бүген, 17 нче октябрь көнне, “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” атналыгы кысаларында 9 нчы сыйныф укучылары белән “Тамчы-шоу” интелектуаль уен үткәрелде. Ни өчен тамчы соң дисәгез, татар халкында шундый гыйбарә бар: “Тамчыдан күл җыела” яки “Тамчы тама – тама ташны тишә”, диләр. Без дә белемне шулай берәмтекләп, тамчылап җыябыз да гыйлемле кешегә әйләнәбез. Укучылар командаларга бүленеп, үзләрен тапкырлыкта, зирәклектә сынадылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
-
“Татарча диктант” 16.10.2019

19 нчы октябрь көнне 13.00 сәгатьтә мәктәбебездә дөньякүләм белем бирү “Татарча диктант” акциясе уздырыла. Татарча диктант — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан үткәрелә. Әлеге акциядә катнашырга чакырабыз.
Бик борынгыдан бабалар аша
Миңа да килеп җиттең.
Бирдең аң, бирдең белем.
Хәзер инде офыктагы маяк булып
Алга чакыр,татар теле,
Тукай теле, туган телем. -
“Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!” 15.10.2019

Буген, 15 нче октябрь көнне, 7А класс укучылары белән “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!” атналыгы кысаларында “Татар теле иленә сәяхәт” исемле бәйге булып үтте. Укучылар интеллектуаль бәйгедә күбрәк балл җыярга тырышып, татар теленең грамматикасы, тарихы, татар язучылары һәм әдәби әсәрләр буенча белемнәрен сынадылар. Балалар бар көчләрен җыеп тапкырлыкта һәм зирәклектә көч сынаштылар. Бер укучы да читтә калмады. Әлеге бәйге укучыларда туган телебезгә мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияли, игътибарлы һәм ихтирамлы булырга чакыра. Туган телебезне яклыйк, саклыйк. Киләчәгебез безнең кулда.
-
“Халкыбыхнын милли җәүхәрләре” 14.10.2019

Бүген 5 нче сыйныф укучыларына “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!” атналыгы кысаларында “Халкыбыхнын милли җәүхәрләре” темасына остаханә үткәрелде. Барлык укучылар да үзләренең сәләтләрен күрсәтеп халкыбызның милли бизәкләрен ясадылар, аларны тиз һәм матур ясау серләренә төшенделәр. Остаханә мавыктыргыч һәм кызыклы булды, укучыларга бик ошады.
-
«Учитесь рисовать» 11.10.2019

Сегодня, в рамках недели «Современные помощники», состоялся мастер-класс с приложением «Учитесь рисовать». В этом приложении каждый урок рисования состоит из ряда последовательных шагов. Каждый рисунок начинается с вспомогательных линий, облегчающих рисование. После обрисовки контура, начинается прорисовка деталей и очертаний остального изображения. На каждом шаге урока добавляются 2-3 линии. Учащиеся 5 го класса следуя инструкции на экране шаг за шагом, нарисовали рисунок. Ребятам все понравилось.
-
«Тренажер: Знаки ПДД» 11.10.2019

Для многих учителей мобильные технологии в области обучения в последнее время стали одной из важнейших областей исследования и применения. Появление новых типов устройств и приложений меняет образование, поэтому важно обеспечить надлежащее использование и внедрение мобильного обучения. Сегодня учащиеся 6 класса вспомнили знаки дорожного движения, и с помощью мобильного приложения «Тренажер: Знаки ПДД» закрепили свои знания.
-
Информационный час 10.10.2019

Сегодня библиотекарь школы Каримуллина Э.Р. провела информационный час для учеников 4 класса на тему “Что такое ЛитРес ?” Ребята узнали, что это уникальная система, позволяющая читателю получить доступ к электронной книге на любом устройстве с доступом в интернет. В приложении представлены книги школьной литературной программы с 5-го по 11-й класс, рекомендованные к прочтению Министерством Просвещения. Эльвира Расимовна зарегистрировала в данную систему всех учеников нашей школы."ЛитРес: Школа" - простой и экономичный способ обеспечить школьников программными произведениями, внеклассным чтением и книгами для патриотического воспитания. Учеников очень заинтересовала данная программа, к концу занятия ученики научились входить в систему и выбирать нужную литературу. Логины и пароли для входа в систему раздали ученикам после занятия.








