Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Всемирный день борьбы с туберкулезом 24.03.2018

С 15 марта-по 1 апреля в нашей школе прошли мероприятия по профилактике и раннему выявлению туберкулеза, формираванию у учеников, учителей и родителей гигиенических навыков. В 8-11 классах прошли "Уроки здоровья", на родительском собрании для учителей и родителей были прочитаны лекции, на школьной линейке ученикам была предоставлена информационная справка по этому вопросу.
-
Әҗаган - 2018 23.03.2018

Бүген мәктәбебез укучылары ОБЖ укытучысы Галимов Ф.Ә. белән берлектә, Шәмәрдән лицеенда булып узган “Әҗаган-2018”хәрби-патриотик уенында катнашып кайттылар. Уңышлы нәтиҗәләр күрсәтеп, I урынны яуладылар. Барлык катнашучыларны җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур җиңүләр телибез.
-
Булачак сайлаучылар 18.03.2018

#айданавыборы#участок2464#сабинскийрайон#
-
Язгы игелек атналыгы - 6 көн. 17.03.2018

Мәктәбебез укучылары Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән хезмәт һәм тыл ветераны Аскарова Нәкыя апада кунакта булып кайттык. “Кыңгырау” балалар иҗат коллективы берсеннән-берсе матур җырлар, шигырь һәм биюләр бүләк иттеләр.
-
Язгы игелек атналыгы - 5 көн. 16.03.2018

Язгы игелек атналыгы кысаларында, бүген мәктәбебездә спорт уеннары оештырылды. Чарада укучылар үзләренең сәләтләрен,көчләрен сынаштылар. Мондый уен чаралары һәр балалага яхшы кәеф, энергия бирә. Физкультура һәм спорт – сәламәт яшәү рәвешенең аерылгысыз өлеше.
-
"Без бергә" 15.03.2018

Бүген Саба гимназиясендә балалар өчен Республикакүләм үткәрелүче "Без бергә" фестиваль-конкурсының район этабы булып үтте. Чарада мәктәбебезнең "Таң нурлары" кызлар вокал ансамбле, 3 сыйныфтан Галимова Гөльяз, Мөбарәкова Динәләр катнашты. Нәтиҗәдә: кызлар вокал ансамбле 3 урынга лаек булды. Җитәкчесе: Файзуллина Алинә Мәкъсуд кызы.
-
Язгы игелек атналыгы - 4 көн. 15.03.2018

Бүген мәктәбебез укучылары Язгы игелеклелек атналыгы кысаларында Олы Шыңар авылында урнашкан обелискны кардан һәм чүпләрдән арындырдылар. Чарада 10 укучы катнашты. Шулай ук 9 май – Җиңү көненә хәтле обелиск янын чәчәкләр белән бизәү турында да сүз алып бардылар.
-
Язгы игелек атналыгы - 3 көн. 14.03.2018

Язгы игелеклелек атналыгы дәвам итә. Бүген мәктәбебездә экология дәресләре үткәрелде. Табигать чиста, матур булсын өчен укучыларда кечкенәдән мәрхәмәтлелек, җаваплылык хисләре тәрбияләргә кирәк. Экология дәресләре нәкъ менә шул максаттан үткәрелә. Дәрестә укучылар дөньядагы урманнар, аларның һәрберсенең үзенә генә хас үзенчәлекләре белән таныштылар. Мәктәбебездә мондый дәрсләр һәрдаим үткәрелеп килә һәм нәтиҗәсе дә югары. #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#МЫВМЕСТЕ#БЕЗБЕРГӘ
-
Язгы игелек атналыгы - 2 көн. 13.03.2018

Бүген мәктәбебезнең 3 сыйныф укучылары белән берлектә мәктәбебез китапханәсенә сәяхәт кылдык, төрле әдәбия китаплардан өзекләр укылды, шигъри тәлгәшләр оештырылды. Шулай ук укучылар белән игелеклелек кояшы ясалды. Бу кояш аларга һәрвакытта да игелек эшләргә этәргеч булачак. Әлеге очрашу укучылар өчен бик файдалы һәм мәгълүмати булды. Очрашуны Габдулла Тукайның “И, туган тел” җыры белән тәмамладык.#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#МЫВМЕСТЕ#БЕЗБЕРГӘ
-
Язгы игелек атналыгы - 1 көн. 12.03.2018

Мәктәбебездә “Дустың ярдәменнән ташламас” дигән исем астында дуслык дәресләре үткәрелде. Дәрес барышында укучылар дуслыкның 5 сере белән таныштылар, алар: елмаю, ихласлык, тугрылык, кайгыртучанлык һәм кешегә яхшылык теләү, шулай ук дуслык турында мәкаль-әйтемнәр, китапларны да барладык. Кеше тормышында дуслык мөһим роль уйный, нәкъ менә дуслык җепләре кешегә авры вакытында нык булырга ярдәм итә.












