Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 77 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Белем бәйрәме. 01.09.2023
Исәнме мәктәп, исәнме
Без сине сагынып беттек.
Сентябрь ае җиткәнен
Түземсезләнеп көттек.
Бүген мәктәбебездә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык -сөенечләр, бары "4"ле һәм "5"леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!
-
Беренче дәрес. 01.09.2023
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Белем көнендә барлык сыйныфларда да "Татарстан Республикасында халык кәсепләре" темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
"Педагоги в лицах". 28.08.2023
Касыймова Әнисә Нурулла кызы
Әнисә Нурулла кызы Касыймова 1967 елның 3 октябрендә Олы Шыңар авылында туган. Урта мәктәрнең 8нче сыйныфыннан соң, 1982-1986 елларда Арча педагогия училищесында укый. 1986 елда Олы Шыңар урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли башлый. 1990 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. 1997-2010 елларда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары , 2010-2015 елларда укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, 2015 елдан рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Ә.Касыймова – шигырьләр һәм җыр текстлары авторы, “Ел укытучысы – 2000” район конкурсы җиңүчесе. Мәктәпнең ул җитәкләгән фольклор коллективы 2005 елда “Ватан” республикакүләм яшьләр фестивалендә Гран-при яулады.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023
#Педагоги_в_лицах.
-
Август конференциясе. 25.08.2023
25 август көнне мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе булып узды. Күргәзмә өлешендә безнең мәктәп кавказ халкының гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен тәкъдим итте.
-
Рәсемне җанландыру. 25.08.2023
Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә "Укытучылар һәм остазлар елы" кысаларында ясалган "Рәсемне җанландыру" ("Оживление картинки") күргәзмәсендә безнең мәктәп җиңүчеләр арасына керде.
-
ППМС "Семицветик" Сабинского МР РТ 10.07.2023
ППМС "Семицветик" Сабинского МР РТ
Электронный адрес: ppmstsentr@list.ru
Телефон: +7(843)-622-20-15
-
23 нче июнь - 21нче көн 23.06.2023
Бүген "Дуслык" лагереның егерме беренче көне булып узды. Иртәбез һәрвакыттагыча иртәнге линейка, физзарядка белән башланып китте. Бүгенге көнебез лагерьның соңгы көне. Шул исәптән лагерь сменасын ябу танатнасы булып узды. "Дуслык" лагере белән саубуллаштык.
-
22 нче июнь - 20 нче көн 22.06.2023
Бүген "Дуслык" лагереның егерменче көне булып узды. Иртәбез һәрвакыттагыча иртәнге линейка, физзарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң, Сатыш авылына экскурсия оештырылды. Бүгенге көнебез "Тарих" темасына багышланган иде. Әлеге көнебез файдалы, кызыклы булып узып китте.
-
21 нче июнь. 19 нчы көн 21.06.2023
Бүген "Дуслык" лагереның унтугызынчы көне булып узды. Иртәбез һәрвакыттагыча иртәнге линейка, физзарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң, Оет авылы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә эш оештырылды. Ярышлар тәмамлангач, "Дару үләннәре, сәламәтлек, дөрес туклану " турында сөйләшү булып узды. Бүгенге көнебез "Сәламәтлек" темасына багышланган иде. Әлеге көнебез файдалы, кызыклы булып узып китте.
-
20 нче июнь. 18 нче көн 20.06.2023
Бүген "Дуслык" лагереның унсигезенче көне булып узды. Иртәбез һәрвакыттагыча иртәнге линейка, физзарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң, Югары Симет урта мәктәбе укучылары безгә кунакка килделәр. Дусларча очрашу бик җылы үтте. Малайлар үзара футбол ярышында көч сынашсалар, кызлар туплы уеннарга өстенлек бирделәр. Ярышлар тәмамлангач, "Пожар куркынычсызлыгы, хезмәт иминлеге (охрана труда)" турында сөйләшү булып узды. Бүгенге көнебез "Куркынычсызлык кагыйдәләре" темасына багышланган иде. Әлеге көнебез файдалы, кызыклы булып узып китте.