муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Большой Шинар ул. Кооперативная, д.33 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Bshinards.Saba@tatar.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большешинарский детский сад "Эллуки" |
| Руководитель: | Галявина Гульназ Азатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | в детском саду 23 детей |
| У нас учат: | 5 педагогов |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
пластилиннан дус, бердәм кешеләр әвэләү 02.11.2018

-
Самир Әти -Әнисе белән балалар бакчасына" Көз бүләге "эшләп алып килделәр.Бик зур рәхмәт аларга. 19.10.2018

-
Мингазов Бәхтияр пластилиннан "Дымков аты" эшләде 16.10.2018

-
Кечкенәләр төркемендә рәсем. "Татарстан флагы" 02.10.2018

"Без рәсем ясарга яратабыз. Буяулар, карандашлар - безнен якын дуслар шул. Апа безгә матур флаг алып кергән. Анда яшел, кызыл төсләр куп,ә ак төс әз генә. Ә уртасында ниндидер җәнлек тә бар. Апа сөйләгәч, белдек инде, бу Туган җиребезнең флагы икән, ә уртасында ак барс төшерелгән. Флагны тырышып ясадык,ә менә барсны ясап булмады эле. Әзрәк үсик кенә, анысын да ясарбыз!" -диде нәниләребез.
-
"Вазада көзге яфраклар бәйләме" 25.09.2018

Көзге яфраклар бәйләме
Күзләрне камаштыра.
Көзнең соңгы бүләкләре
Иркәли, яраттыра.
-
"Сарбай белән Акбайга яңа оя" 25.09.2018

Кечкенәләр төркеме балалары Чулпан апалары белән математика шөгыленә Акбай белән Сарбайны кунакка чакырганнар. Сарбай - зур эт, ә Акбай - кечкенә эт. Балалар этләрне бик яраттылар, аларны ашаттылар да башка йорт хайваннары белән дә таныштырдылар. Ә соңыннан ике эткә дә кострукторлардан оя төзеп бирделәр. Билгеле инде Сарбайга зур оя,ә Акбайга кечкенә оя булды.
-
Сарбай һәм Акбайның яңа оясы 25.09.2018

-
Без рәссәмнар. 24.09.2018 Сентябрьнең иң матур көнен рәсемгә тошердек.

-
Кечкенәләр төркемендә музыка шөгыле 18.09.2018

Кечкенәләрнең музыка шөгыленә нәрсә килгән? Эээ, Аю дускай килгән икән!
- Аю, Аю, Аюкай!
Кәрзинеңдә ниләр бар?
- Кәрзинемдә кыярлар, помидорлар, алмалар...
Аю дуска, Көз кызы, балаларга дип, көз күчтәнәчләре җибәргән икән. Нәниләр сөенделәр, җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне тотып апайларына кушылып "Көз һәм балалар" җырын җырладылар. Аю дускай белән "Поезд" уенын да уйнадылар, бик күңелле булды. Аюны әнисе янына озаттылар, тагын кунакка чакырып калдылар.
-
Иртәнге гимнастика 17.09.2018

Хәерле иртә! Көнебез иртәнге гимнастикадан башланды, уңышлы атна булсын!
Физзарядка, физзарядка!
Тәнгә көч тула.
Армыйм да мин,
Талмыйм да мин
Көн буе шуңа!








