Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Беркем дә онытылмады, берни дә онытылмый 22.06.2019

22 июнь- Хәтер көне. Илебез өчен көрәшкән, Ватан азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнарны искә алу көне. Бу көнне "Дуслык" лагеренда да барлык чаралар "Беркем дә онытылмады, берни дә онытылмады" девизы астында узды. "Сугыш кайтавазы" темасына патриотик җырлар бәйгесеннән соң балалар үз куллары белән венок ясады. Олы Кибәче авылында урнашкан һәйкәл-обелискка барып сугыш кырларында ятып калган, сугыштан кайткач вафат булган барлык ветеран авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә һәйкәлгә венок салдылар.
-
"Уч төбебездә-экология" 21.06.2019

"Дуслык" лагеренда бүгенге көнебез "Уч төбендә экология" дип исемләнде. Дару үләннәре, аларның шифасы турында әңгәмәдән соң балалар "Витаминнар иленә сәяхәт" иттеләр-табигать кочагында булдылар, аның матурлыгы һәм байлыгына сокланып, бу байлыкны саклау мөһимлегенә тагын бер кат инандылар. Соңыннан "Яшел аптека" дигән КВН узды.
-
Бүген "Дуслык" та Ветеран көне 19.06.2019

Бүген "Дуслык" лагеренда Ветеран көне узды. "Ветеран янәшәдә" темасына әңгәмәдән соң балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт абый янына бардылар. Төбәк авылында яшәүче Сталинград сугышы ветераны 99 яшьлек Хаҗиәхмәт абый укучыларны бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә, тырышып укырга, тәртипле булырга өндәде. Соңыннан "Мәңгелек хәтер" темасына кыр газетасы чыгарылды.
-
Ветеран укытучыны котладык 19.06.2019

Сугыштан соңгы иң авыр елларда-1948 нче елда үзенең хезмәт стажын башлап җибәргән ветеран укытучы Терентьева Мария Николаевнага 90 яшь тулды. Озак еллар башлангыч класс укучыларына белем биргән хөрмәтле укытучыны "Дуслык" лагерена йөрүчеләр дә котлады.
-
Без синең белән, Татарстан! 18.06.2019

"Дуслык" лагеренда 15нче көнебез "Без синең белән, Татарстан!" дип исемләнде. "ТАССРга 100 ел " тематик сәгатеннән соң, отрядлар арасында футбол матчы узды. Көнебез "Республика символлары" дигән иҗади бәйге белән тәмамланды.
-
Үз илебезне яратабыз! 18.06.2019

"Җилкән" ял һәм хезмәт лагеренда бүгенге көн "Үз илебезне яратабыз!" девизы астында узды. Укучылар мәктәп яны тәҗрибә участогында да эшләргә өлгерделәр, патриотик тәрбия атналыгының беренче көне буларак, патриотик җырларны да искә төшерделәр. "Балалар туган илне сурәтли" дигән иҗади бәйгедә туган җиребезгә мәхәббәт һәм үөрмәт хисләрен чагылдырдылар. Җәйнең бер көне шулай сизелми дә узып китте.
-
"Җилкән" лагеренда 14 нче көн 17.06.2019

"Җилкән" ял һәм хезмәт лагеренда көннәрнең узганы сизелми дә. Мәктәп яны тәҗрибә участогында балалар бик тырышып эшли. Ял минутларында иҗади эшләр дә башкаралар. Бүгенге көн "Безнең Татарстан" дип исемләнгәнлектән, алар үз илләренә тугрылыкны "Без- илебезнең патриотлары" дигән плакатларда чагылдырдылар.
-
"Дуслык"та 13нче көн
15.06.2019
"Дуслык" лагеренда спорт-сәламәтлек атнасы дәвам итә. Бүгенге көн "Мин спортны сайлыйм" дип аталды. "Мульти-Пульти-могҗизалар иле" чарасыннан соң балалар "Матурлык янәшәбездә" иҗади бәйгесендә катнаштылар. Көндезге аштан соң авыл җирлеге тарафыннан оештырылган балалар Сабантуенда һәркем үзен төрле милли уеннарда сынап карады: чүлмәк ватты, капчык киеп йөгерде, капчык белән сугышты. Җәйнең тагын бер көне бик күңелле булып истә калды.
-
WorldSkills- киләчәккә адым 14.06.2019

"WorldSkills- киләчәккә адым" дип исемләнгән көнебез "Бар һөнәр дә мактаулы" темасына әңгәмәдән башланды. Төрле профессияләр, аларның үзенчәлекләре турында сөйләшкәннән соң балалар Төбәк товарлыклы-сөтчелек фермасында булып, биредә эшләүчеләрнең хезмәт шартлары, вазифалары белән таныштылар. Заманча технологияләр белән эшләүче ферма балаларда кызыксыну уятты. Бу көн "Күңелле карандашлар" иҗади бәйгесе белән тәмамланды.
-
Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!
13.06.2019
Бүгенге кон дә гадәттәгечә иртәнге линейка һәм гимнастикадан башланып китте. "Мин иң -иң" дигән бәйге спорт мәйданчыгында дәвам итте. Бер- береңә күңелле мизгелләр бүләк итү кәефне яхшырта, дуслыкны ныгыта. Бүген һәркем үзенең дустына сюрприз әзерләде-бүләк ясады. "Скакалка, кыршау һәм мин-бердәм команда" дигән күңелле стартларда җитезлек тагын бер кат сыналды.








