Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Һәйкәлләрдә ил хәтере 08.05.2017

Олы Кибәче авылында сугыштан исән-сау кайтып, сугыш җимерекләрен торгызуда көчен кызганмаган, сугыштан соңгы авыр еллар хәсрәтен үз җилкәләрендә күтәргән, бүгенге көндә вафат булган 109 авылдашыбыз хөрмәтенә һәйкәл-обелиск куелган. Бүген бу һәйкәлгә дә веноклар салынды. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарын искә алдылар.
-
Җиңү бәйрәме 08.05.2017

Бөөк Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Бүгенге көндә авылыбызда ике сугыш ветераны яши. Альмиев Хаҗиәхмәт, Абдуллин Мөбәрәк абыйлар митингта катнашып, укучыларга, укытучыларга, авыл халкына изге теләкләрн җиткерделәр. Укучылар алар хөрмәтенә матур чыгышларын бүләк иттеләр. Чыгышлар "Бәхетле киләчәк без телибез җирдә" диеп "Тынычлык" җыры белән тәмамланды.
-
"Агач утырт" акциясе 29.04.2017

29 апрель көнне "Агач утырт" акциясе кысаларында мәктәп территориясенә 170 төп җиләк - җимеш, нарат үсентеләре утыртылды.
-
Өмә 29.04.2017

Бүген мәктәбебездә язгы өмә эшләре гөрләде. Мәктәп тирәләре чистартылды, мәктәп яны тәҗрибә участогы тәртипкә китерелде. Өмәдән соң тирә - ягыбыз чистарып калды.
-
Без-Тукайлы халык
26.04.2017
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 131 еллыгы уңаеннан мәктәптә төрле чаралар узды. Китап күргәзмәсе оештырылды, Тукай әсәрләренә иң матур рәсем ясаучылар ачыкланды. "Без-Тукайлы халык" дип исемләнгән чарада укучыларның шагыйрь иҗатын, аның тормыш юлын ни дәрәҗәдә белүләре тикшерелде. Соңыннан укучылар Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләп, аның талантына соклануларын белдерделәр. Әлеге чара "Туган тел" җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
-
Тапкыр Кәҗә турында әкият 25.04.2017

Бүген Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары Габдулла Тукайның 131 еллыгы уңаеннан чара уздырдылар. Укучылар Г.Тукайның тормыш юлына , иҗатына багышланган сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бөек шагыйребез әкиятенә нигезләнеп эшләнгән "Тапкыр Кәҗә турында әкият" курчак театрын балалар рәхәтләнеп карадылар, әкият геройлары белән бергә сөенделәр һәм көенделәр. Балаларга бу искиткеч чараны авылдашыбыз, эшмәкәр Шафиков Рифкат абый бүләк итте. Минзәлә татар дәүләт драма театры артистларына һәм Рифкат абыйга тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.
-
Атомная физика: экология, проблемы 25.04.2017

Сегодня в школе прошла экологическая конференция "Атомная физика: экология, проблемы", посвященная 31-ой годовщине катастрофы на Чернобыльской АЭС.
-
Мы читаем всей семьей 23.04.2017

Продолжается Весення неделя добра. В школе прошла акция "Семейное чтение любимых книг", посвященная Всемирному дню книги и авторского права. Обучающиеся 2-4 классов приняли участи на фотоконкурсе "Мы читаем всей семьей"
-
Без-табигать балалары 22.04.2017

География укытучысы Сафина С.З. 6,8,9 класс укучылары белән "Без-табигать балалары" дип исемләнгән географик кичә уздырды. Җир көненә багышланган әлеге чарада укучылар берничә турда үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Экологический уикенд 22.04.2017

Обучающиеся нашей школы в рамках акции "Экологический уикенд" приняли активное участие в экологическом субботнике.








