Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Яңа уку елы котлы булсын! 01.09.2014

Бүген мәктәбебездә Белем бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмгә барлык укучылар, аларның әти-әниләре, районнан һәм күмәк хуҗалыклардан кунаклар һәм ветеран укытучыларыбыз килгән иде. Шулар арасында беренче сыйныфка килгән 4 укучы да бар. Бәйрәмне мәктәп директоры Газизҗанова Г.В ачып җибәрде. Аннары районыбыз хатын-кызлар оешмасы рәисе Дания Муллануровна, авыл җирлеге җитәкчесе Әгъләмҗанов А.Р. чыгыш ясады. “Нырты”күмәк хуҗалыгы инженеры Гараев Р.Ә.җәйге чорда күмәк хуҗалыкка ярдәм иткән балаларга рәхмәт әйтеп, аларны бүләкләп китте. БИҮнән Сафиуллина Раилә Дамир кызы катнашты.Укучыларыбыз Белем бәйрәменә бик матур чыгыш ясадылар.
-
Белем бәйрәме белән!!! 31.08.2014

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә,укытучылар да. Барыгызны да шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.
-
Иҗат итәбез.
23.08.2014
Каюмов Аяз,Вәлиева Алсу һәм Гасимуллина Язгөлнең
шигырьләре "Көмеш кыңгырау"газетасында басылып
чыкты.
-
Август киңәшмәсе.
22.08.2014
22нче августта үткән август киңәшмәсендә
ГайбадуллинИ.Б. түгәрәк эшчәнлегендә
ирешкән уңышлары өчен район башлыгының
премиясенә лаек булды.
-
Секция эшләре.
19.08.2014
19 август көнне район август киңәшмәсенең секция эшләре башланып китте.
Бүген татар теле, инглиз теле, география укытучылары җыелышлары оештырылды.
-
"Көмеш кыңгырау"битләрендә. 02.07.2014

Алсу Вәлиева,Динә Галиуллина,Гөлия Кәримова,
Йолдыз Хәбибуллина һәм Язгөл Гасимуллиналарның
"Кояшкай"лагерында иҗат иткән язмалары "Көмеш
кыңгырау"битләрендә басылып чыкты.
Кызлар!Сезгә уңышлар телибез!
-
Барыбыз да аттестатлы булды! 30.06.2014

Олы Арташ төп мәктәбенең 9 нчы сыйныфын 9 укучы тәмамлады.
Имтиханнарны уңышлы тапшырып, барысы да аттестат алдылар.
Мәктәп директоры Г.В.Газизҗанова һәр укучыга иң изге теләкләрен белдерде,
укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәтләрен җиткерде.
Укучылар,сезгә ак юллар телибез!
-
Сау бул, мәктәбем! 25.06.2014

Хуш,мәктәбем!
Сау бул,укытучым!
Башым иеп рәхмәт җиткерәм.
Синнән алган олы ышаныч
Киләчәккә миңа көч бирә.
-
21нче көн. Хуш, лагерь! 24.06.2014

Җәй бәйрәме бүген бездә,
Шатланабыз,көләбез.
Лагерь белән хушлашабыз,
Бүген соңгы көнебез.
-
Рәхмәт әйтәбез Сезгә. 24.06.2014

Укып арган идек бит без
"Кояшкай"га килгәндә.
Шундый матур ял иттек
Рәхмәт әйтәбез Сезгә.











