Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Тимурчылак эше дәвам итә. 13.03.2017 Мәктәпнең "Дуслык"балалар оешмасы Тимурчылык эшен дәвам итә. 13нче март көнне "Тамчы"отряды варислары сыйныф җитәкчесе Хәбибрахманова Г.Ш. һәм педагог-оештыручы Дәүләтова И.Г. белән берлектә өлкәннәргә шефлык оештырды. Игелек эшләүне дәвам итик! Кешегә яхшылык эшләсәң, үзеңә мең булып кайтыр.

-
Шахмат ярышындагы җиңү. 13.03.2017

11нче март көнне районда үткәрелгән шахмат ярышында мәктәп командасы 2нче урынга лаек булды. Салихов Рүзәл, Зиннәтов Гадел,Нургалиева Лилия һәм җитәкчеләре Галимуллин Илгизәрне зур җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга тагын да зур уңышлар телибез.
-
Чаңгы ярышында катнаштык. 08.03.2017

8нче март көнне Гаянов Ринас һәм Гайсин Илнат Лесхоз бистәсендә үткәрелгән чаңгы ярышында катнашты.
-
"Күңелләрдә яз кояшы" бәйрәм концерты 06.03.2017 2017 нче елның 6 нчы мартында 8 нче март ― Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мәктәп укучылары әниләр өчен "Күңелләрдә яз кояшы" исемле концерт куйды. Бәйрәм матур җырлар, биюләр һәм мәзәкләр белән үрелеп барды. Әниләр һәм барлык тамашачылар да бәйрәмне бик җылы кабул иттеләр.Соңыннан укучылар әниләренә бүләкләрен тапшырдылар.

-
Видеофильм карау 03.03.2017

Бүген мәктәп күләмендә сулыкларда баткан очракта
ярга чыгу юллары, баткан кешегә беренче ярдәм күрсәтү
буенча видеофильм карау оештырылды.
-
"Әлифба бәйрәме" 03.03.2017

Бүген мәктәбебездә "Әлифба" бәйрәме булып үтте
1 нче сыйныф укучылары "Әлифба" белән хушлаштылар.
-
Тренинг в 9 классе 02.03.2017

Сегодня психолог Алина Икрамовна провела тренинг
с учащимися 9 класса.
-
Парламент дәрес. 28.02.2017

27 нче февраль көнне тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы Хасанов М.М. "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт."дигән темага Парламент дәресе үткәрде. Укучыларга аңлаешлы рәвештә әлеге төшенчәләргә бәяләмә бирелде. Гражданин буларак укучылар төрле ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында мәгьлумат алдылар.
-
Алсу республика олимпиадасында катнашты. 25.02.2017 7нче сыйныф укучысы Вәлиева Алсу рус әдәбиятыннан республика олимпиадасында катнашты. Аңа киләчәктә ттагын да зур уңышлар телибез.

- Математикадан республика олимпиадасында катнаштык. 25.02.2017 7нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Рәис (Гайбадуллин И.Б.), 4нче сыйныф укучысы Әхметов Искәндәр (Мөхәммәтҗанова Л.Б.) математика фәненнән республика олимпиадасында катнаштылар. Аларга киләчәктә зур уңышлар телибез.











