МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ,ул.Центральная д33 |
Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
E-Mail: | DsadCar.Sab@tatar.ru , Bartash.sad@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Большеарташский детский сад"Карлыгач" |
Руководитель: | Сайфуллина Айназ Венировна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 20 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Россия- минем Ватаным! 15.10.2022
Атна дәвамында "Россия-зур дәүләт. Россия -безнең илебез" астында балаларыбыз белән РФ, аның халыклары, символлары белән якыннан таныштык. Максатыбыз-үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру.
-
Туган илем-Татарстан! 08.10.2022
"Туган Татарстаным. Яшеллеккә күмелгән туган илем" атнасында без балалар белән туган як, татар теле, милләтебез, туган телебез турында белемнәрне ныгыттык. Атна дәвамында дәүләт символлары - флаг, герб, гимн; шәһәр-районнар белән таныштык, рәсемнәр буядык, җырлар өйрәндек. Балалар күңелендә туган ягыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре уятылды.
-
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. 01.10.2022
Хөрмәтле өлкәннәребез! Гомер көзләрегездә урыныгыз түрдән, табыннарыгыз мул, сыйлы ризыкларыгыз бәрәкәтле, җаннарыгыз тыныч, сау-сәламәт булсын. Авыр сугыш елларын горур кичеп, хезмәтне яратып, бүген дә тормыштан тәм табып, яшим дип яшисез. Безгә тыныч, матур тормыш бүләк иткән, авырлыкларда чыныккан иңнәрегез, сабыр җаныгыз бүген дә ил язмышына битараф түгел. Чәчләрегезгә чал керсә дә, сез безнең өчен иң сөйкемле, иң газиз, иң кадерле затлар. Киләчәктә дә алтын киңәшләрегезне биреп, безгә юл күрсәтеп яшәсәгез иде. Һәркайсыгызның гомер көзе җылы, дәвамлы килсен.
-
Көзнең сихри бизәкләре. 29.09.2022
...Җил исә, ява яфрак, көзнең матур чаклары...
-
Йорт һәм кыргый хайваннар белән танышу. 27.09.2022
Бакчага йөрүче балалар белән йорт һәм кыргый хайваннар турындагы белемнәрне ныгыттык. Аларның исемнәрен аера белү, яшәү рәвеше, тышкы билгеләрен карап күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү. Алар турында кайгырту хисе һәм тирә-юньгә кызыксыну тәрбияләү. Балалар белән "Кем нәрсә ярата" дидактик уен да уйнадык.
-
Хуш киләсең, Сөмбелә! 24.09.2022
Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм елның сихри фасылында-көн белән төн тигезләшкән мәлдә Сөмбелә бәйрәме уздыра.Ул - уңыш бәйрәме.Элек бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар.Ул чибәр,уңган кыз булган.Аны Сөмбелә дип атаганнар,башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар.Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән,кешеләр өйдән-өйгә йөреп,җырлап-биеп күңел ачканнар.Бездә бүген балаларыбыз белән шулай күңел ачтык,көз сылуы Сөмбелә белән таныштык.
-
Безнең батыр егетләребез. 24.09.2022
Бөтен чараларда да актив катнашучы асыл егетләребез.
-
Кызлар-йолдызлар. 24.09.2022
Безнең асыл кызларыбыз, булышчыларыбыз, хэрбер чарада да актив катнашучы балаларыбыз.
-
Аппликация ясадык. 23.09.2022
Көз темасын дәвам итеп балалар белән яфраклар, чәчәкләр, алмалар кулланып аппликация эшләдек.
-
Без булдырабыз! 23.09.2022
Көз якты һәм матур төсләргә, бизәкләргә бай чор. Бу вакыт аралыгы балалар иҗаты өчен илһам чишмәсе дә, табигый материаллар чыганагы да.
Фотода балаларыбызнын әти-әниләре белән бергәлектә ясалган кул эшләнмәләрен күрә аласыз.