Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан (Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе «Балалар иҗат үзәге» Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
Визитная карточка
| Адрес: | 422650, РТ, п.г.т. Рыбная Слобода, пер. Больничный, д. 6 (Хастаханә тыкрыгы, 6 нчы йорт, Балык Бистәсе штп, Балык Бистәсе муниципаль районы, ТР, 422650) (сайт: https://vk.com/zdtrs) |
| Телефон: | +7(843)-612-23-82 |
| E-Mail: | mbu.TSDT.r@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "ЦДТ" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Иминова Райхана Габделбаровна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 995 (95 в здании ЦДТ) |
| У нас учат: | 51 педагог |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан (Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе «Балалар иҗат үзәге» Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Сәләт иң сәләтлеләрен бүләкләде 16.02.2017

6-нчы февраль көнне «Ак Барс» Яшьләр үзәгендә сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче Республикакүләм «Сәмрух-2016» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды. Аның кысаларында Сәләтнең 2016-нчы елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, иң актив яшьләрне, иң зур уңышка ирешкән проектларны билгеләп үтелде, Сәләт үсешенә үз өлешен керткән мөхтәрәм мөгалимнәребез, партнерларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Премия Татарстан Республикасы «Сәләт» иҗтимагый яшьләр фонды һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештырыла. 2016-нчы елда Сәләт проектларында 12 меңнән артык сәләтле балалар һәм яшьләр катнашты. Аларның иң-иңнәре «Сәмрух-2016» ел премиясендә үзен тагын бер кат күрсәтә алды.
Быел Премия 8 номинация буенча уздырылды. Җитәкче эше – башкалар булдыра алмаганны булдыра алу. «Ел директоры» номинациясендә Альбина Кадирова җиңүче дип танылды. Аны «ИТ-парк» югары технологияләр технопаркы директоры Антон Грачев; «Сервис стиль» компанияләр төркеме генераль директоры Лениза Ризванова тәбрикләде.
«Ел өлкән әйдаманы» исеменә Диләрә Халитова лаеклы дип табылды. Аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының социаль үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин; Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Марат Уразаев тәбрикләде.
«Ел аланы» буларак «Сәләт-Рухият» танылды. Аланга бүләкне Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең киңәшчесе, Сәләт Попечительләр советы әгъзасы Җәлил Сөләйманов тапшырды.
«Ел сәлкеше» номинациясендә җиңүче итеп Айгөл Шакированы Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының милли белем бирү белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева игълан итте.
Сәләт тарихына күз салсаң, Сәләтнең 500-дән артык җыры бар икән. «Сәләт җырлый» номинациясендә барыбызның да күңелләренә Энҗе Әхмәтҗәнова кереп калды. Аңа бүләкне композитор, Муса Җәлил премиясе лауреаты Эльмир Низамов; «Rocket records» тавыш яздыру студиясе җитәкчесе Айрат Ганиев тапшырды.«Ел паблигы» исемен «Сәләт-Югары Тегермәнлек» клубы паблигы яулады. Аның вәкилләрен Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Марат Гарифуллин котлады.
«Ел әйдаманы» буларак «Сәләт-Батыр»дан Фәннур Шәйхетдинов игълан ителде. «Ел клубы» исеме «Сәләт-Самара»га бирелде.
Махсус сыннар тапшырудан кала быел Сәләт стипендиясен дә тапшырдык. Аңа Чулпан Фатыйхова, Ләйсән Сабитова, Гүзәл Гайнанова лаек дип табылды.
«Ел партнеры» номинациясендә Республикакүләм «Лето» балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген оештыру оешмасы директоры Раил Муратшин җиңүче буларак танылды. Безнең белән булганыгызга рәхмәт! Без бер юнәлештә эшлибез, алга таба бергә яң үрләр яуларга язсын!
«Ел остазы» номинациясе исә бернинди ярышларга да бирешми. Рабит ага Батулла, Индус ага Таһировны зал тулы Сәләтлеләр басып каршы алды! Рәхмәт Сезгә, остазларыбыз, хөрмәт итәбез, горурланабыз, үрнәк алабыз!
Тантананы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлназ Сәфәрова, җырчы Фәнил Вакказов, сәләтле егетебез Йосыф һәм «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов алып барды.
Махсус кунакларның осталыгы да тамашачыларны таң калдырды: «Микс стайл» бию коллективын, «Алло» төркемен зал алкышлап озатты. Танылган җырчы Алинә Шәрипҗанова Сәләт активистлары Энҗе Әхмәтҗанова, Сәидә Мөхәммәтҗанова белән берлектә бар сәхнәне моңга күмде. Сәләт ветераны Илназ Сафиуллиннан башка тантананы күз алдына да китереп булмас иде: ул да җыр башкарып узды.
Чара «Сәмрух» премиясенең гимны белән тәмамланды. -
В конкурсе профессионального мастерства "Воспитать человека" соревновались педагоги-организаторы 15.02.2017

-
Урок Славы 09.02.2017

В ЦДТ 9 февраля прошел Урок Славы с учащимися 2 "г" класса Рыбно-Слободской гимназии №1, посвященный 90-летию Рыбно-Слободского муниципального района. Урок был посвящен матросу с легендарного крейсера "Варяг" Александрову Сидору Григорьевичу из села Гремячка нашего района.
-
"Замечательный вожатый" 07.02.2017

-
Патриотический час 27.01.2017

27 января с учащимися 4а класса Рыбно-Слободской гимназии в Центре детского творчества прошел патриотический час "Непокорный Ленинград", посвященный блокаде Ленинградаю Мероприятие провела педагог дополнительного образования Трофимова М.И. Ребята узнали о зашитниках Ленинграда из нашего края.
-
Созвездие-Йолдызлык 2017 25.01.2017

Балык Бистәсендә “Созвездие-Йолдызлык” конкурсының зональ этабы башланды
Район буенча “Созвездие-Йолдызлык” конкурсының зональ этабы башланды. Шушы көннәрдә әлеге бәйге Балалар иҗат үзәге, Ямаш һәм Котлы Бөкәш зоналарында узды. Аларда унике балалар бакчасы, уналты мәктәптән барлыгы 205 бала чыгыш ясады. “Зур бәйгеләрнең берсен башлап җибәрдек. Әлегә чара уңышлы бар. Катнашучы балалар арасында сәләтлеләр бик күп, иң-иңнәрен сайлап алу җиңел түгел. Ямаш һәм Котлы Бөкәш мәдәният йорты җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Бәйгене әлеге авыллардагы мәдәният йортында күңелле генә үткәреп кайттык”,-диде өстәмә белем бирү педагогы Эльвира Кәримуллина. Эльвира әлеге конкурсның оештырып, барлап йөрүчесе. Бәйгенең уңышлы үтүендә, сәләтлеләрне барлап сәхнәгә чыгаруда аның да өлеше зур.
Бүгенге көндә бәйгедә беренче җиңү адымнарын атлаган 19 конферанс, 41 вокал-соло, 9 ансамбль, 11 хореографик бию төркеме алда үтәчәк район этабында көч сынашырга әзерләнә.
Гөлназ Зарипова.
-
«Созвездие» взяло старт 24.01.2017

На днях этот конкурс прошел в Центре детского творчества, селах Ямашево и Кутлу-Букаш.
В нем приняли участие 205 детей из 12 детских садов и 16 школ. 19 номеров конферанс, 41 вокал-соло, 9 ансамблей, 11 хореографических коллективов, выбранные комиссией, примут участие на районном этапе.
Гульназ Зарипова.
-
Спартакиада работников образования 21.01.2017

21 января прошлла Спартакиада работников образования.
От Центра детского творчества (в составе МКУ "Отдел образования) в ней приняли участие Зайнуллин А.Г. (лыжные гонки) и Малакаев А.Б. (перетягивание каната).
-
Районный семинар заместителей директоров по воспитательной работе и педагогов-организаторов 20.01.2017

-
Заседание Районного Совета активистов "Единство" 20.01.2017











